(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль, Алсу Сафина). Профессиональ
спортчылар әзерләүнең барлык этапларына да игътибар бирергә кирәк, дип билгеләп
үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренә
караганда, әлеге мәсьәлә төрле дәрәҗәләрдә, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә
ешрак телгә алына. “Эш гади генә түгел, әмма шунсыз ил нәтиҗәләре һәм лидерлыгы
булмаячак”, - дип ышана шәһәр җитәкчесе.
“Спортның күп төрләре буенча лидерлыкны югалтканнан соң,
илебез күптән онытылган спорт төрләренә кире кайта, - дип билгеләп үтте Илсур
Метшин. – Конвейер эшләргә тиеш: массакүләм һәм ишегалды спортыннан иң
яхшыларын балалар спорт мәктәпләренә һәм яшүсмерләр җыелма командаларына алырга
кирәк, соңыннан иң яхшыларыннан иң яхшыларын – профессиональлеккә. Әлеге
конвейер яхшы эш күрсәтсен өчен, муниципалитетның кулыннан килгәннең барысын да
эшләячәкбез”.
Шәһәр җитәкчесе шәһәрдә тренерларны укыту буенча алып
барылган эшне аерым билгеләп үтте.
“Тренерларга бирелә торган хезмәт хакы безнең өчен проблема
булып кала бирә. 2015 елда уртача 19 мең 696 сумны тәшкил итә иде, ә 2016 елда –
19 мең 760 сум. 1-нче февраль көнне узган ТР Спорт министрлыгы коллегиясеннән
соң ситуация үзгәрер дип ышанабыз”, - диде С.Вострикова.
Билгеләп үтәбез, бүгенге көндә 18 мең 744 спортчы 32
муниципаль балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 38 спорт төре буенча
шөгыльләнәләр.
С.Вострикова үзенең чыгышы вакытында бу елда комитет эшендә
ишегалды спортын торгызуга зур урын биреләчәклеген билгеләп үтте.