(Казан
шәһәре KZN.RU, 6-нчы
февраль Алсу Сафина).
Татарстан башкаласы хезмәткә
һәм оборонага әзерлек нормативларын
үтәүчеләр саны буенча Россиядә лидерлык
итә - 12 мең 758 кеше
әлеге нормаларны тапшырган. Мәскәүдә
хезмәткә һәм оборонага әзерлек
нормативларын 10 мең 916
кеше үтәгән. Бу турыда бүген
эшлекле дүшәмбе утырышында Физик тәрбия
һәм спорт
комитеты рәисе Светлана Вострикова
җиткерде.
Казанда
тест үткәрү буенча 4
үзәк
һәм 37
урын
каралган, Үзәк стадионда исә
халыктан
заявкалар кабул итү өчен бердәм колл-үзәк
булдырыла. Физик
тәрбия һәм спорт
комитеты рәисе билгеләп
үткәнчә, 2017 елда хезмәткә
һәм оборонага әзерлек комплексын
РФ яшәүче барлык халык арасында җәелдереп
җибәрүнең өченче этабы үтәлә.
Светлана
Вострикова җиткергәнчә, узган
елны комитет тарафыннан 236 спорт
чарасы үткәрелгән, бу елгы
планда – 240 чара. 2016
елда спортның 54 төре буенча
үткәрелгән шәһәр ярышларында 190 мең
393кеше катнашкан.
Казан
Мэры Илсур Метшин үткәрелгән
барлык чараларның да махсус тамга өчен
генә булмавын билгеләп үтте. «Без
спорт чараларының саны һәм сыйфаты
буенча үзебезнең Россиянең спорт
башкаласы булуын раслыйбыз. Хезмәткә
һәм оборонага әзерлек нормативлары
буенча Россиядә беренче
урында булуыбыз – бу рәсми статистика
мәгълүматлары», - диде шәһәр башлыгы.
Вострикова
сүзләренчә, спорт һәм
физик тәрбия белән системалы шөгыльләнүче
казанлылар саны 2016 ел ахырына 40,1%-ка
җиткән. 2015 елда исә әлеге
күрсәткеч 39,6%-ны
тәшкил итә. «Безнең максат
2020 елга әлеге күрсәткечне 40,3%-ка
җиткерү», - диде ул.
«Ирешелгән
нәтиҗәләр яссылыгында инде тагын да
үсү, аңлашыла, бик авыр. Спорт
белән системалы шөгыльләнүче казанлылар
санының
40% булуы Россия фонында
ул инде болай да яхшы күрсәткеч, ләкин
чик түгел. Шуңа да без Россиянең спорт
башкаласы. Мин максатны кире карау
ягында», - дип аңлатма бирде шәһәр башлыгы
яңгыраган планнар турында. «Киеренке
эштә максатка ирешү өчен, планканы
арттырып куярга кирәк. Ләкин «күктән
алынган саннар» кирәк түгел, - дип
өстәде И.Метшин. - 2030 елга
кадәр кабул
ителгән стратегиядә
әлеге мәсьәләгә аерым пункт
билгеләнгән. Планга үз
алдыбызга куйган бурычлардан чыгып
төзәтмәләр кертү кирәк».