(Казан
шәһәре KZN.RU, 6-нчы
февраль, Алсу Сафина).
Казанда 1-сеннән
алып 3-нче февральгә
кадәр төбәк буенча «Яшь
профессионаллар»
(WorldSkills Russia) дигән өченче
чемпионат үтте. Чемпионатта
«WorldSkills» бәйге хәрәкәте буенча
78 компетенция һәм «JuniorSkills» буенча
19 компетенция тәкъдим ителгән. Чара
нәтиҗәләре турында эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Башкарма комитетының
Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур
Вәлиәхмәтов
җиткерде. Ул
билгеләп үткәнчә, Башкарма комитетка
беркетелгән барлык компетенцияләр
– «Флористика», «Ресторан хезмәте»,
«Пешекче һөнәре»,
«Кондитерлык
эше» һәм «Чәчтарашханә
сәнгате» буенча Казанның
махсус урта һөнәри белем бирү йортларында
укучы студентлар җиңгәннәр. Тулаем
алганда чемпионатта
«WorldSkills» юнәлешендә 595 студент
һәм 527 эксперт, «JuniorSkills» буенча
220 кеше һәм 120 эксперт катнашкан. Бәйге
нәтиҗәләре буенча, милли чемпионатның
ярым финалында һәм финалында Татарстан
данын яклап кемнәр катнашасы ачыкланган.
Казан
Мэры Илсур Метшин 2019
елда һөнәри осталык буенча
«Worldskills» дөнья чемпионатында
Казан студентларының
илнең җыелмасына керү бурычын куйды.
«2019 елда эшче һөнәрләр
буенча үтәчәк чемпионатка кадәр «үсәргә»
вакыт бар әле.
Компетенцияләр
күп, бөтен җирдә дә көндәшлеккә сәләтле
булырга мөмкин һәм кирәк. Моңа бик җитди
карарга иде», - диде Илсур
Метшин.
Икътисади
үсеш комитеты рәисе сөйләвенчә,
Казан Башкарма комитеты ТР Туризм буенча
Дәүләт комитеты белән берлектә «Казан
ярминкәсе» базасында ачык төбәк
чемпионаты кысаларында «Флористика»,
«Ресторан хезмәте»,
«Пешекче һөнәре»,
«Кондитерлык
эше» һәм «Чәчтарашханә
сәнгате» компетенцияләре
буенча бәйге мәйданчыклары төзегән.
Шулай ук аларны җиһазлар һәм материаллар
белән тәэмин итү буенча эш башкарылган.
Икътисади
үсеш комитеты рәисе әлеге
чарада катнашкан эшмәкәрләргә рәхмәт
сүзләрен җиткерде һәм башка компанияләрне
әлеге затлардан үрнәк алырга өндәде.
Ул эшче һөнәрләр чемпионатының әлеге
белгечлекләрне популярлаштыру ноктасыннан
да, шул ук вакытта территориядә кадрлар
потенциалын арттыру яссылыгында да зур
мәгънәгә
ия булуын искә төшереп үтте. Моннан
тыш, әлеге чараларда укучылар үзләренең
квалификацияләрен,
белемнәрен һәм күнекмәләрен
арттыра алалар. «Биш
компетенция буенча
мәйданчыкларны оештыру эшенә тотылган
иганәчеләр ярдәменең күләме 16 млн.
300 мең сум тирәсе», - дип
өстәде чыгыш ясаучы.