(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казан Мэры Илсур
Метшин Франция башкаласының 2024 елда Олимпия уеннарын уздыруга бирелгән
гаризасын хуплаган хатны имзалады. Бу хакта Париж мэриясе сайтында хәбәр ителә,
дип яза ТАСС.
Монреаль мэры Дэни Кодер инициативасы буенча 54 шәһәр – шул исәптән
Копенгаген, Афина, Барселона, Брюссель, Киото һәм Сидней – Париж кандидатурасын
яклап чыкканнар.
Франция башкаласы Олимпиада-2024не уздыруга 2015 елның
23-нче июнендә гариза биргән. Шулай ук Уеннарны уздыруга Лос-Анджелес һәм
Будапешт дәгъва кыла. Барлык өч шәһәр дә сайлап алуның йомгаклау этабына кадәр Халыкара
олимпия комитетына кертелгән. Олимпиада-2024не уздыруга Рим да дәгъва кылган
булган, әмма Италиянең башкаласы үзенең кандидатурасын яңа мэрнең инициативасы
буенча кире алган.
Махсус комиссия Лос-Анджелеска 23-25 апрель көннәрендә
барачак, Будапештка – 1-12 майда, Парижга – 14-16 майда. Йомгаклау документы
июль аенда бастырылачак.
Олимпия уеннарының оештыручы-шәһәр сайлаулары 2017 елның
13-нче сентябрендә Лимада Халыкара олимпия комитеты сессиясендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, 13-нче декабрьдә Казан Мэры Илсур Метшин
һәм Париж җитәкчесе Анн Идальго шәһәрләр арасында туризм үсеше өлкәсендә килешү
имзаладылар. Документ башкалаларның мәдәният, туризм һәм спорт өлкәсендә
хезмәттәшлеген үз эченә ала.