(Казан
шәһәре KZN.RU, 10-нчы
февраль). Кичә
кич Казанда А.В.Тарасов
исемендәге «Алтын алка» клубы
призына яшь хоккейчылар арасында
Бөтенроссия ярышларында катнашучыларның
иптәшләрчә матчы үтте. «Баско» боз
сараенда шәһәрнең Мәскәү районындагы
«Романтик» командасы һәм Киров районының
«Бөркет»
командасы уенчылары көч
сынашты. Казан Мэры Илсур Метшин
«Романтик» уенчылары
белән бозга чыкты. Шәһәр башлыгы белән
бергә Мәскәү районы командасына көч
өстәп «Ак Барс» хоккейчылары
Артем Лукоянов һәм
Михаил Варнаков та уйнадылар.
«Бөркет» составында
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов, «Ак Барс» хоккейчылары
Михаил Сидоров һәм
Андрей Чибисов уйнадылар.
Яшь
уенчылар «Ак
Барс» хоккей клубы бүләк иткән яңа
киемнәрне киеп, зур горурлык хисләре
белән уйнадылар. Казан шәһәр Думасы
депутаты Равил Шәвәлиев «Игелекле
Казан» хәйрия проекты кысаларында ике
командага 1 млн. сумлык спорт инвентарьлары
– тимераяклар, хоккей кәшәкәләре һәм
махсус киемнәр сатып алу тәкъдиме белән
чыккан иде. Клуб уенчылары
аны хуплап, теләктәшлек белдерделәр.
«Алтын
алка» ярышларының финал
уеннары алдыннан үз кумирларыңнан спорт
киемнәре алу, мөгаен, һәрбер яшь спортчының
иң зур хыялыдыр. Кичә
«Романтик» һәм «Бөркет»
егетләре өчен әлеге хыял
чынбарлыкка әйләнде. «Бөркет» командасы
уенчысы Сәет
Мөхәммәтшинга
исә Казан Мэры үзенең имзасын куеп
хоккей кәшәкәсе бүләк итте.
Очрашу
алдыннан И.Метшин катнашучыларны
сәламләп, яхшы һәм гадел уен уйнауларын
теләде. «Алтын алка»
ярышларында катнашучылар
безнең «Ак Барс»ның киләчәк уенчылары
булып үсәләр», - диде Казан Мэры.
Аның сүзләрен Татарстан
командасы
капитаны Александр
Свитов та хуплады. «Егетләр
«Алка» уеннарына киләләр, тренерлар
каршында үз-үзләрен күрсәтәләр. Соңрак
аларның күбесе олылар хоккеена
эләгә ала», - диде ул.
Алга
таба олылар һәм яшьләр бердәм фронт
булып уенны башлап җибәрделәр. Беренче
периодта «Романтик»
аерылып торды, ул
2 алка кертү бәхетенә иреште. Икенче гол
көндәшләр капкасына И.Метшин ярдәме
белән кертелде. Икенче
периодта командалар икешәр алка кертә
алдылар. Матчның йомгаклау этабында
«Бөркет» исәпне тигезли алды. Уен 6:6
исәбе белән тәмамланды.
Җанатарлар үз командаларына рухи яктан
көч биреп тордылар.
Андрей
Чибисов уеннан соң үзенең
тәэсирләре белән уртаклашты. «Мондый
очрашулар уңай тәэсирләр калдыра.
Хоккейда моннан башка берничек тә
булмый. Шунысы яхшы, безнең клуб яшь
буын турында кайгыртып яши», - диде «Ак
Барс» командасы һөҗүмчесе. - Яшь
спортчылар
профессионаллар
белән уйнаган вакытта яхшы якка үзгәрәләр,
аларның да шундый клубларда уйнау
теләкләре барлыкка килә».
Исегезгә
төшерәбез, Бөтенроссия
ярышларының шәһәр этабы тантаналы
рәвештә 98-нче номерлы мәктәпнең хоккей
мәйданчыгында 2-нче февраль көнне
башланып китте. А.В.Тарасов исемендәге
«Алтын алка» клубы призына яшь хоккейчылар
арасында Бөтенроссия ярышлары – ел сан
үткәрелә торган хоккей турниры. Бу елда
район ярышларында 77 команда составында
1540 уенчы катнашкан. Һәр яшь төркемендә
1-нче урынны алган командалар 14-нче
февральгә кадәр үтәчәк шәһәр турнирының
финалында катнашалар. Җиңүчеләр исә
Мамадыш, Чистай һәм Зәйдә үтәчәк
республика ярышларында катнашачаклар.