(Казан
шәһәре KZN.RU, 10-нчы
февраль, Алсу Сафина).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин
«Энергетик» яшүсмерләр клубын капиталь
төзекләндерү барышы белән танышты.
Клубны Балаларны яклау көненә ачырга
ниятлиләр, иске хоккей мәйданчыгы
урынында исә воркаут һәм
мини-футбол өчен мәйданчык,
шулай ук балалар мәйданчыгы
барлыкка киләчәк.
Гомуми
мәйданы 416,3 кв.м булган,
яшүсмерләр клубы урнашкан бина (Гудованцев
урамы,
45а) 1976 елда
төзелгән. «Энергетик»
әле
тагын 8 клуб белән бергә республиканың
бу елгы капиталь төзекләндерү программасына
кертелгән. Төзелеш-монтажлау эшләре
барышында биредә су, җылылык белән
тәэмин итү, канализация
системалары
алыштырылган. Моннан тыш, түбә,
фасад, керү
юллары төзекләндереләчәк, тәрәзәләр,
эчке ишекләр алыштырылачак. Капиталь
төзекләндерү эшләрен подрядчы
оешма - «Ремонтстройсервис»
җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте башкара.
Шәһәр
башлыгына клуб директоры
Евгения Сабируллова сөйләвенчә,
«Энергетик»ка Жилплощадка
микрорайонында
яшәүче балалар йөри. Әле тагын бирегә
Осиново бистәсеннән дә
балалар килә. Капиталь төзекләндерү
эшләреннән соң яшүсмерләр клубына тагын
да күбрәк бала йөри алачак – хәзерге
вакытта 150-170 бала йөрсә, киләчәктә клуб
300 баланы кабул итә алачак. Моннан тыш,
клубта түләүле дәресләр
дә алып барылачак.
Клубта
хоккей, футбол, заманча
хореография, нәфис
гимнастика
буенча түгәрәкләр һәм секцияләр эшләгән,
«Палитра» иҗат студиясе,
«Форсаж» һәм «Золотые
рыбки» бию төркемнәре урнашкан.
Капиталь төзекләндерү
эшләреннән соң «Энергетик»та
әлеге юнәлешләр белән бергә актерлык
осталыгы, «Имидж» студияләре,
кроссфит, каратэ һәм
фитнес секцияләре ачылачак.
«Минем
максатым – клуб ерак
массивта урнашкан булса да, биредә
спорт һәм бию буенча яңа юнәлешләр ачу,
клубны шәһәрнең башка урыннарында эшли
торган учреждениеләр дәрәҗәсенә
җиткерү», - диде клубны
узган елның август аенда җитәкли башлаган
Евгения Сабируллова.
Сүз
уңаеннан, Евгения Сабируллова –
нәфис гимнастика буенча спорт
остасына кандидат, нәфис
гимнастика буенча «Приволжанка»
спорт мәктәбен тәмамлаган
һәм гомере буе биюләр белән шөгыльләнә.
2009 елдан хореограф
булып эшли, халыкара
һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә, шулай ук
«Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар
яулаган «Форсаж» бию
төркемен җитәкли. Шулай
ук Евгения Сабируллова - кроссфит
буенча Казан чемпионы.
Хәзерге
вакытта клубта 4
тренер-укытучы эшли, тагын
4 хезмәткәр клубта
килешү буенча эшли.
Казан
Мэры күп функцияле спорт
һәм хореография
залларын, чишенү, юыну бүлмәләрен,
аннары янәшәдә генә урнашкан, клуб
балансында булган хоккей мәйданчыгын
карады.
«Яшүсмер»
муниципаль бюджет учреждениесе
директоры Айрат Ситдыйков
сөйләгәнчә, хоккей мәйданчыгы
әлеге урында 1989 елда
төзелгән һәм хәзерге вакытта ул кулланышка
яраксыз. Биредә «Энергетик» яшүсмерләр
клубы командасы шөгыльләнгән, алар
«Алтын алка» турнирында җиңүче дә
булганнар. «Әлеге мәйданчык
үз функциясен башкарды.
Бүген без инде үзгәрергә һәм алга таба
барырга тиеш», - дип билгеләп үтте
Айрат Ситдыйков.
Киров
һәм Мәскәү
районнары башлыгы Сергей Миронов,
Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты рәисе Айрат Фәизов
шәһәр башлыгына яшүсмерләр
клубы хоккей командасының якында гына
урнашкан, шартлар уңай
булган мәктәп
территориясендә шөгыльләнүләрен
җиткерделәр. Әлеге
мәйданчыкны исә универсаль спорт
мәйданчыгы итеп үзгәртәчәкләр.
Казан
Мэры үзенең ризалыгын белдерде,
әлеге мәйданчык барлыкка килгән очракта
спорт белән шөгыльләнүче балалар һәм
яшүсмерләр саны тагын да артачак. Фикер
алышу барышында биредә воркаут,
мини-футбол белән шөгыльләнү
өчен дә урын булдырырга дигән карарга
килделәр. И.Метшин фикеренчә,
клуб һәм ул урнашкан территория
микрорайонның спорт үзәгенә
әйләнергә тиеш.
«Совет
чорында «Оргсинтез» тулы
бер микрорайонда юкка гына әлеге
яшүсмерләр клубын төземәгән, - дип
билгеләп үтте Илсур Метшин. –
Төзекләндерү эшләреннән соң
биредә балалар өчен шәһәр үзәгеннән
ким булмаган шартлар булдырылачак.
Балаларны яклау көненә бүләк
әзерлибез – яшүсмерләр клубын
төзекләндерәбез, яңа спорт һәм балалар
мәйданчыгы төзибез».
Мэр
«Горводзеленхоз» тресты»
муниципаль унитар предприятиесе белән
бергә территорияне яшелләндерү мәсьәләсен
карау бурычын йөкләде һәм
язга биредә наратлар утыртасы иде, диде.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда
яшүсмер клубларын капиталь төзекләндерү
эшләре инде өченче ел рәттән алып барыла.
2015-2016 елларда
шәһәрдә 9
клуб төзекләндерелгән.
Узган елны Годовиков урамында «Яшьлек»,
Р.Зорге
урамында «Иволга»
һәм
«Лимонад»
клублары
ачылды.