(Казан
шәһәре
KZN.RU, 20-нче
гыйнвар,
Зилә
Гайфи). Хокук
бозуларны профилактикалау буенча шәһәр
программасын гамәлгә ашыру кысаларында
2016 елда шәһәр 106
млн. сум
акча тоткан. Әлеге чаралар полиция
бүлекләрен һәм авария хәлендәге биналарны
капиталь төзекләндерү, бистәләрдә
участок вәкаләтле полиция өчен
административ-торак
комплекслар
төзү, җәмәгать тәртибен саклау өчен яңа
терәк пунктларын ачу эшенә тотылган.
Узган елны җәмәгать тәртибен саклау
һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин
итү өлкәсендә нәрсәләр эшләнгәне турында
Татарстан эчке эшләр министры Артем
Хохорин катнашында ТР буенча Эчке эшләр
министрлыгының Казан шәһәре буенча
идарәсендә үткән
хисап киңәшмәсендә Казан
Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Илсур
Метшин билгеләп
үткәнчә, Казанның полиция хезмәткәрләре
ел дәвамында зур халыкара чараларда
һәм шәһәр бәйрәмнәрендә тәртип һәм
куркынычсызлыкны тәэмин итә алганнар.
«Һәр
сан артында
– озак
вакытка, көннәргә, айларга сузылган
киенренке эш. Сезнең күбегез тормышыгыз
бәрабәренә шәһәр халкының тынычлыгын
саклый.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәр халкы
һәм кунаклар үзләрен имин
хис
итте. Җәмәгать урыннарында бер генә
хокук бозу очрагы да теркәлмәгән – бу
оештыруның югары дәрәҗәсе. Казан кыш
һәм җәй айларында Россиянең иң тыныч
мегаполисларының
берсе булып кала. Шәһәрнең тотрыклы
үсеше өчен уңай шартлар булдырганыгыз
өчен бик зур рәхмәт сезгә», - диде
Мэр.
ТР
буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан
шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе
Алексей
Соколов сүзләренчә,
узган ел бик киеренке булган, ләкин шуңа
да карамастан кайбер күрсәткечләрне
яхшыртуга ирешкәннәр. «12
ай нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 8,5
меңнән
артык җинаять эше ачыкланган,
аларның
чиреге –
авыр
һәм аеруча авыр төрләрдән.
10
мең халык буенча исәпләгәндә җинаятьләр
саны 5%-ка кимегән һәм ул
170-не
тәшкил
итә.
Үтерү,
сәламәтлеккә авыр зыян китерү, көчләү,
талау, басу, милекне юк итү һәм хулиганлык
төрләре кимеде»,
- дип
сөйләде идарә башлыгы.
Полициягә
ирекле халык дружиналары зур ярдәм
күрсәтә. Аларның
саны 2,5 мең кешедән артып китә. Халык
ярдәме
белән, Алексей
Соколов билгеләп
үткәнчә, 80-нән артык җинаять эше
ачылган,
3
мең тирәсе хокук бозу очрагы
бетерелгән.
Илсур
Метшин, үз
чиратында, ассызыклап әйткәнчә,
полициянең Казан гарнизоны эше өчен
уңай шартлар булдыруны шәһәр башлыгы
буларак үзенең
төп
бурычы дип саный. «Хокук
бозуларны профилактикалау буенча шәһәр
программасын гамәлгә ашыру кысаларында
2016 елда төрле
чараларга 106
млн. сум
акча тотылды.
Шул исәптән, 19
млн. сумга
«Авиатөзелеш»
полиция
бүлеге капиталь төзекләндерелде, 30
млн. сум
бистәләрдә административ-торак
комплекслар
төзү һәм
аларны инженер челтәрләре белән тәэмин
итү эшенә тотылды, әле тагын 11
млн. сум
республика
бюджетыннан
бүлеп бирелде, 1 млн.
сумнан
артыграк бюджеттан тыш чаралар хисабына
эшләү һәм торак өчен шартлар булдырылды»,
- диде
Мэр. Шәһәр
башлыгы сүзләренчә, әле тагын 14 терәк
пунктны төзекләндерергә ниятлиләр.
Моннан тыш, бу елда шәһәр айныткычының
эше яңартылачак, биредә инде төзекләндерү
эшләре башкарылган, җиһазлау
эшләре
тәмамланып килә.
Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, Казанда барлыгы
89 җәмәгать тәртибен саклау пункты бар.
Илсур
Метшин хәзерге
вакытта аларның һәрберсендә дә җитәкчеләр,
участокта полиция ярдәмчеләре һәм
мәктәп инспекторларының
тулы составта эшләүләрен зур казаныш
дип атады.
Илсур
Метшин әле
узган елны гына гамәлгә ашырыла башлаган
шәһәр ишегалларын видеокүзәтү системасы
белән тәэмин итү программасы турында
да сөйләде. «Бу
безнең шәһәр инициативасы,
моның
өчен федераль
һәм
республика чаралары
каралмаган. Бүген видеокүзәтү системасы
1270 фатирдан торган 62 торак кварталга
урнаштырылган. Куелган камералар саны
- 4
мең
330.
Муниципаль
учреждениеләрдә
шулай ук 2,5
мең
камера
алыштырылды.
2
ел эчендә без балалар бакчалары, мәктәпләр
һәм башка муниципаль
объектлар урнашкан җирлекләргә 7
мең
тирәсе камера
урнаштырырга ниятлибез»,
– диде
Мэр
һәм
бу елга куелган бурычны - күпфатирлы 2
мең йортка камералар урнаштыруны атады.
Татарстан
эчке эшләр министры Артем Хохорин
билгеләп
үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда
урнаштырылган камераларның яртысы –
Казан камералары.
Видеокүзәтү
камералары
барыннан
да бигрәк җәмәгать урыннарына куела,
инде 57 урынга
133 камера куелган.
Алга таба аларны 36 җәяүлеләр кичүенә,
12 урамга һәм 4 шәһәр зиратына урнаштырырга
ниятлиләр.
Киңәшмә
ахырында Илсур
Метшин полициянең
Казан гарнизонын
елны уңышлы тәмамлаулары белән котлады
һәм иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр
тапшырды. «Бу
ел - эчке эшләр органнарының шәһәр
корпусы өчен юбилей елы. Ул үзенең 40
еллыгын билгеләп үтәчәк. 2017 елда
Конфедерацияләр кубогын үткәрү һәм
2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына
әзерлек өлкәсендә безнең барыбызны да
зур эш көтә. Без җинаятьләр артуны
булдырмый калырга тиеш. Мин без моны
үтәп
чыгарбыз һәм эшләр Татарстан башкаласы
дәрәҗәсендә оештырылыр дип өметләнәм»,
- диде Мэр.
Киңәшмәдә
шулай ук Казан прокуроры
Олег
Дроздов, ТР
буенча эчке эшләр министры урынбасары
- Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе
Владимир Изаак катнашты.