(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче
гыйнвар). Узган уку елы
нәтиҗәләре буенча Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе
«Мәгариф өлкәсендә иң югары сыйфат
өчен» республика рейтингында иң яхшы
муниципаль районнар буенча 7-нче урыннан
3-нче урынга күтәрелгән. Бу
һәм башка казанышлар турында шәһәр Мэры
Илсур Метшин каршында ясаган традицион
хисап чыгышында районнар башлыгы
җитәкчесе Тимур Алибаев җиткерде.
Т.Алибаев
сүзләренчә, 2016 елда
районнардагы белем бирү учреждениеләре
республикадагы башка рейтинглар буенча
да уңай динамикага ирешкәннәр. Алар
тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү
буенча 6-нчы урынга, мәктәп укучылары
арасында Бөтенроссия олимпиадасының
йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 4-нче
урынга чыкканнар. Моннан тыш, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарының
10 учреждениесе
республиканың иң яхшы 100 мәктәбе
рейтингына, 7-нче номерлы
гимназия һәм 177-нче номерлы
лицей Россиянең иң яхшы
500 мәктәбе
рейтингына кертелгән.
«Узган ел белән чагыштырганда
районнарның 50% учреждениесе
үз рейтингын
күтәрде», - дип ассызыклады
Тимур Алибаев.
Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары башлыгы
республика күләмендә үткәрелә торган
«Ел укытучысы» бәйгесендә җиңгән һәм
призлы урыннар яулаган укытучылар
турында аерым әйтеп үтте. Узган
елны 165-нче номерлы мәктәп директоры
Айдар Шәмсетдинов
«Мәктәп директоры-2016»
Бөтенроссия бәйгесендә 2-нче
урын яулаган, ә 146-нчы номерлы мәктәп
директоры Диләрә
Кәримова әлеге бәйгедә лауреат булган.
Укытучыларның
профессиональ белемнәрен күтәрүгә
килгәндә, Тимур Алибаев фикеренчә,
2016 елда Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары укытучылары
2016 елда 16 млн. сумнан
артыграк грантка ия булганнар – бу
2015 ел белән чагыштырганда 4 тапкырга
күбрәк.
Районнарда
мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын
төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.
Авиатөзелеш
районында 30 ел элек төзелгән барлык
мәктәпләр дә капиталь
төзекләндерелгән.
Чиратта балалар бакчалары. 2016 елда
365-нче номерлы «Дельфиненок» балалар
бакчасы төзекләндерелгән, 120 урынга
исәпләнгән «Золотые бусины» балалар
бакчасы кулланышка тапшырылган.
«Мәктәпләрне
капиталь төзекләндерү программасы
гамәлдә булган биш ел эчендә Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнарында
30-дан артык объект төзекләндерелгән.
Хәзерге вакытта гомуми белем бирү
учреждениеләренең 58%-ы капиталь
төзекләндерелгән», - дип җиткерде башлык.
Т.Алибаев сүзләренчә,
2017 елга билгеләнгән планнар –
112-нче номерлы мәктәпнең
икенче бинасын һәм 141, 165, 346-нчы
номерлы балалар бакчаларын төзекләндерү.