(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче
гыйнвар). Казанда кояш
энергиясе ярдәмендә җылытыла торган
күпфатирлы беренче йорт барлыкка
киләчәк. Бу турыда Казан
Мэры Илсур Метшин каршында 2016
елда башкарылган эшчәнлек
буенча
хисап тапшырганда Авиатөзелеш һәм Яңа
Савин районнары администрациясе башлыгы
Тимур Алибаев сөйләде.
Ул
әйтеп үткәнчә, Авиатөзелеш районының
Лукин һәм Академик
Павлов урамнары киселешендә
төзелә торган «Кызыл алма» исеме белән
аталачак
9 катлы торак йорт түбәсенә кояш
батареялары куелачак. Эшләп
чыгарылган электр гомуми
кулланылыштагы урыннарны яктырту өчен
тотылачак. Йорт узган ел
төзелә башлаган.
Торак
төзелешенә килгәндә, Тимур Алибаев
хәбәр иткәнчә, Казанның
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнарында 2016 елда
106,6 мең кв.м торак
(1510 фатир) кулланышка
тапшырылган. «ЮИТ Казан»
компаниясе гомуми мәйданы
42,8 кв.м булган 6 йорт, 349 машина кую урыны
булган күпкатлы паркинг һәм
140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын
кулланышка тапшырган. Ел ахырында шәһәр
Башкарма комитеты 70-нче кварталда
урнашкан «Столичный» торак комплексында
437 фатирлы торак йортны кулланышка
тапшыру өчен рөхсәт кәгазе биргән.
Проект нигезендә, комплекста
1,4 мең фатирлы өч йорт, җир асты парковкасы
һәм 150 урынга балалар бакчасы булачак.
Бу
елда гомуми мәйданы 195,1 мең кв.м булган
күпфатирлы 12 йорт кулланышка
тапшырылырга тиеш: 51,3 мең
кв.м мәйдандагы 3 йорт
Авиатөзелеш районында һәм 144,3 мең
кв.м мәйданлы 9 йорт Яңа
Савин районында
булачак.
Шул
исәптән, 2017 елда «Взлетная
полоса» торак комплексында
(Лукин/Годовиков урамнары)
10 катлы ике йортның берсе
төзелеп бетәчәк. «Яшма» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте С.Хәким урамында
урнашкан, гомуми мәйданы 12 мең кв.м
булган 17 катлы торак йортны төзеп
бетерергә ниятли. Шунысын да әйтеп
үтәргә кирәк, әлеге төзелеш
13 шәхси торак йортны сүтү ярдәмендә
мөмкин булган.
Тагын
бер инвестор – «Сармай» җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте - хәзерге
вакытта авария хәлендәге өч торак йортны
сүтә. Район администрациясе
башлыгы үзенең чыгышында җиткергәнчә,
авария
хәлендәге йортлар мәсьәләсе «бер урыннан
кузгалган». 10 йорт авария
хәлендәге йортлар исемлегеннән кире
чыгарылган: аларны
капиталь төзекләндерәчәкләр. Ноябрь
аенда Максимов урамы, 37б адресы буенча
120 фатирлы 11 катлы торак йорт кулланышка
тапшырылган, әлеге йортка
Максимов урамындагы 37
һәм 39 номерлы йортларда яшәүчеләрне
күчерәчәкләр.
Моннан
тыш, Крутушка
бистәсендә
(Центральная
урамы,
28, 30, 31, 40) һәм
Побежимов
урамы,
34 һәм
Яңа Каравай
урамы,
2 адресы
буенча урнашкан 6 йорт халыкны авария
хәлендәге йортлардан күчерү буенча
эшләнгән муниципаль
программага
кертелгән.