(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче
гыйнвар). 2016 ел нәтиҗәләре
буенча Казанның Авиатөзелеш районында
уртача хезмәт хакы күләме 23,3%-ка арткан
һәм ул 48,9 мең сумны тәшкил итә, Яңа Савин
районында – 8,1%-ка
арткан һәм хезмәт хакы 31,4 мең
сумны тәшкил итә. Бу турыда Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев Казан Мэры Илсур
Метшин каршында хисап тапшырганда
җиткерде.
«Уртача
хезмәт хакы күләме буенча Авиатөзелеш
районы лидерлар
рәтендә һәм без аны чын
мәгънәсендә Казанның сәнәгать районы
дип әйтә алабыз. Шәһәр
буенча уртача хезмәт хакы 8,5%-ка арткан
һәм ул 36,3 мең сумны тәшкил итә», - диде
администрация
башлыгы.
Тулаем
алганда, Тимур
Алибаев билгеләп
үткәнчә, катлаулы икътисади хәлгә
карамастан, 2016 елда Авиатөзелеш һәм Яңа
Савин районнары үсеше өчен 18,6 млрд. сум
инвестиция кертелгән. Ваклап сату һәм
җәмәгать туклануы өлкәсендә товар
әйләнеше үскән, гомуми бәясе 39 миллион
сумга 38
йорт
капиталь төзекләндерелгән, 11 ишегалды
төзекләндерелгән, юлларны төзекләндерү
яхшы темплар белән бара. Шулай ук торак
массивлардагы, кварталара юллар да
норматив
хәлгә китерелә. Горбунов
исемендәге
Казан авиация җитештерү берләшмәсе,
КМПО, Татэлектромонтаж, Булка-кондитер
комбинаты
кебек предприятиеләрдә эшчеләр саны
һәм хезмәт хаклары арткан.
Районнарда
эшсезләр саны артуны булдырмый калганнар
– район хезмәтләрендә
теркәлгән эшсезләр саны узган ел белән
чагыштырганда 117 кешегә,
ягъни 8%-ка
кимегән. 1-нче
гыйнварга эшсез утыручы гражданнар
саны 1347 кешене тәшкил
итә (2015 елда – 1467
кеше). Узган
елда Авиатөзелеш һәм Яңа
Савин районнарында барлыгы
3749 эшсез граждан хезмәт
урыннарына урнаштырылган.
«Соры»
хезмәт базары, «конверт»ка
салынган хезмәт хаклары белән көрәш
дәвам итә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән
тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
муниципалитетлар алдына түбәндәге
вазифаны – яңа
хезмәт килешүләре төзү
һәм хезмәт хакы күләмен тиешле дәрәҗәгә
җиткерү бурычын
йөкләгән. Тимур Алибаев сүзләренчә,
план 68%-ка арттырып үтәлгән.
Ел дәвамында «керемнәрне
легальләштерү»
буенча территорияләрдә 43
комиссия эше үткәрелгән, шул
исәптән төзелеш мәйданчыкларында,
базарларда, сәүдә комплексларында һәм
ваклап сату кибетләрендә 12 рейд
үткәрелгән. 98 предприятиедә
хокук бозу очраклары теркәлгән. Әлеге
эш нәтиҗәсендә Казан бюджетына керә
торган салымнар күләме
арткан, ягъни әлеге күрсәткеч 1430,3
млрд. сумны тәшкил итә, бу
узган елгы әлеге чор белән чагыштырганда
205,4 млн. сумга күбрәк»,
– дип сөйләде администрация
башлыгы.