(Казан
шәһәре KZN.RU, 19-нчы
гыйнвар, Алсу Сафина). Казанда 2016 елда
45,5 км яңгыр
сулары канализациясе челтәре чистартылган
һәм аларның су
агызу
куәте яхшыртылган. 2012 елдан башлап
барлыгы 215 км озынлыктагы челтәр
чистартылган, бу Тышкы төзекләндерү
комитеты балансында торган гомуми
яңгыр
сулары канализациясе челтәре
озынлыгының 56%-ын
тәшкил итә. Бу турыда бүген комитет
рәисе – Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Игорь Куляжев җиткерде.
Ул Казан Мэры Илсур Метшинга
узган елда башкарган
эшчәнлек буенча хисап тапшырды. Әлеге
максатлар өчен республика бюджетыннан
290 млн. сум күләмендә акча
бүлеп бирелгән.
Игорь
Куляжев хәбәр иткәнчә, Р.Зорге
урамында урнашкан яңгыр сулары
канализациясенә метро төзү эшләре
вакытында зыян килгән булган. Узган
елда әлеге объектны тулысынча
төзекләндергәннәр. Шулай ук узган елның
февраль аенда Латыш укчылары урамындагы
чокырда урнашкан яңгыр сулары канализациясе
челтәрендә дә төзекләндерү-торгызу
эшләре тәмамланган. Биредә эш 2015 елда
башланган булган.
Комитет
башлыгы хәбәр иткәнчә, «Черек
күл» паркын төзекләндерү вакытында
коллекторларның
авария хәлендә булганлыгы ачыкланган.
Шунлыктан көчле яңгырлар вакытында
якын-тирәдәге урамнарны һәм паркның
үзен су баскан. Мәсьәләне хәл итү өчен
бюджеттан тыш чаралар хисабына 398
м озынлыктагы коллектор
алыштырылган.
Ел
нәтиҗәләре буенча яңгыр сулары
канализациясе челтәренең гомуми озынлыгы
380 км, шуның 9 км 2016 елда баланска алынган.
Игорь Куляжев сүзләренчә, әлеге челтәрне
торгызу эшләре бу елда да дәвам итәчәк.