(Казан
шәһәре KZN.RU, 19-нчы
гыйнвар, Алсу Сафина). Бүген
Казанда шәһәр Башкарма комитетының
структур бүлекчәләре җитәкчеләре Мэр
каршында хисап бирә башладылар. 2016 елда
башкарган эшчәнлекләре буенча
беренчеләрдән булып Финанс идарәсе һәм
Тышкы төзекләндерү комитеты вәкилләре
чыгыш ясады.
Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе
Игорь Куляжев Казан Мэры
Илсур Метшинга узган елда гамәлгә
ашырылган кайбер зур проектлар, шул
исәптән шәһәр паркларын һәм скверларны,
юлларны төзекләндерү, шәһәрне
яшелләндерү һәм чәчәкләр
белән бизәү, урамнарны яктырту турында
сөйләде. 2016 елда шәһәрдә 1331 яктырту
җайланмасы куелган.
Борисоглебск,
Залесный, Отар, Салмачы,
Кече Клыки торак
массивларына куелган 220 яктырту җайланмасы
өчен материаль чаралар республика
бюджетыннан тотылган. Узган
елны тышкы яктырту челтәрләрен торгызу
өчен Татарстан бюджетыннан
5 млн. сум күләмендә акча
бүлеп бирелгән.
Мәктәп
укучыларын йөртә торган маршрут юлларына
56 млн. сумга 1055 яктырту
җайланмасы куелган. Бу шулай ук
республика бюджеты
чаралары хисабына эшләнгән.
Моннан
тыш, Подлужная, Беломорск – Чапаев
урамнарындагы, Н.Ершов
урамы буенча урнашкан йортка
илтә торган юлдагы 56 яктырту җайланмасын
шәһәр бюджеты
чаралары хисабына төзекләндергәннәр.
«Яктырту
җайланмаларының саны гамәлдә булган
юл инфраструктурасы объектларын
төзекләндерү, яңа торак микрорайоннар
төзү, халык
күпләп ял итә торган урыннар булдыру
кысаларында төзелгән тышкы яктырту
челтәрләрен кулланышка тапшыру, шулай
ук торак массивларда яңа төзелгән
челтәрләрне муниципаль милеккә тапшыру
нәтиҗәсендә артты. Соңгы
дүрт елда 13 мең яктырту җайланмасы
барлыкка килде, бу 20%-ка
арткан дигән сүз», - диде
И. Куляжев.
Ясалма
корылмаларга килгәндә, Зур казан боҗрасы
буенча 2010 елда төзелгән җир асты җәяүлеләр
кичүендә фасад
плиткасы куба башлаган булган. Хәзерге
вакытта әлеге мәсьәлә уңай хәл ителгән.
Елга техникумы
һәм Гладилов урамнарындагы
җир асты җәяүлеләр кичүләрендә
дә плиткалар алыштырылган.
Әлеге максатлар өчен шәһәр бюджетыннан
2 млн. сум күләмендә акча
бүлеп бирелгән. Игорь Куляжев хәбәр
иткәнчә, Борисково торак
массивында «Шәһәр күперләре» предприятиесе
узган елда гамәлгә яраксыз
хәлгә килгән өч агач
күперне алыштырган.
Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе
хәзерге вакытта Нокса елгасы аша күпер
салу буенча подрядчы оешманы ачыклау
өчен бәйге процедурасы
баруына игътибарны җәлеп итте. Әлеге
күпер Салмачы һәм Вишневка
торак массивларын берләштерәчәк.