(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар, Алсу Сафина).
Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Заречная»
канализация-насос
станциясе төзелеше барышы
белән танышты. Шәһәр өчен бик мөһим һәм
әһәмиятле булган инфраструктура объектын
төзүнең беренче этабын бу елның октябрь
ахырына төгәлләргә ниятлиләр.
Исегезгә
төшерәбез, яңа канализация-насос
станциясен
Казанның Киров районында узган елның
октябрь аенда төзи башлаганнар иде.
Проектның
беренче этабында электр белән тәэминитү челтәрләре, кече
трансформатор станциясе кебек техник
җайланмалар урнаштырып, канализация-насос
станциясен
төзү
каралган. Яңа
объект
канализация
системасында өзлексез эшчәнлекне, яңа
инвестпроектларны гамәлгә ашыруны
тәэмин итәчәк, бүгенге көндә шәһәрдә
төзелә торган 50-дән
артык торак йортны челтәргә тоташтыру
мөмкинлеге булдырачак. Төзелешнең
беренче этабы «Водоканал»
муниципаль
унитар предприятиесенең инвестиция
программасы
хисабына алып барыла.
Шәһәр
Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм «ВТ
Стройинжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте подрядчы оешмасы баш инженеры
Денис Лукоянов Илсур Метшинга төзелеш
эшләренең беренче этабы турында җентекләп
сөйләделәр.
«Бүгенгә
биредә җирне казып, аны цемент белән
катыру, ягъни субай сугу һәм казылган
өлешкә махсус кое камералары урнаштыру
кебек эш төрләре башкарыла. Хәзерге
вакытта җир эшләре белән шөгыльләнәбез,
- дип аңлатты Азат Нигъмәтҗанов. - Әлеге
эшләр тәмамланганнан соң, без махсус
җайланмалар сатып алуга керешәчәкбез
һәм кабул ителгән график буенча
эшләячәкбез».
Казан
Мэры җайланмалар сатып алу мәсьәләсенә
аерым игътибар итте. «Заречная» станциясе
- төп станцияләрнең берсе, шунлыктан
җайланмалар алу проектны гамәлгә
ашыруның төп уңышы», - дип ассызыклады
Илсур Метшин.
А.Нигъмәтҗанов
шәһәр башлыгына объектның, график
нигезендә, бу елның октябрь ахырында
кулланышка тапшырылырга тиешлеген
җиткерде. Аның сүзләренчә, насос станциясе
кулланышка тапшырылган очракта хәзерге
вакытта чикләүләр булган территорияләрдә
1,5 млн кв.метр торак төзеп
булачак.
«Бүген
әлеге канализация-насос
станциясе Казанның
барлык төзелеш комплексына «төп ачкыч»
булып тора. Без аны вакытында кулланышка
тапшырып, әлеге челтәрне башкалар белән
тоташтыра алмыйбыз икән, безгә елга
аръягында төзелешне туктатырга туры
киләчәк», - дип искә төшерде Азат
Нигъмәтҗанов.
Икенче
этапта диаметры 1400 мм булган яңа басым
коллекторы төзеләчәк, ул чистарту
корылмаларына барып тоташачак.
Исегезгә
төшерәбез, 1973
елда эшли башлаган «Верхняя»
канализация-насос
станциясе
авария
хәлендә һәм канализация агынтыларын
тиешле күләмдә суыртып агызырга сәләтле
түгел. Станциянең проект куәте бүгенге
көн ихтыяҗларына туры килми. Әлеге
объект Киров,
Авиатөзелеш,
Мәскәү, Яңа Савин районнарына һәм
Дәрвишләр бистәсенә хезмәт күрсәтә.
«Заречная»
канализация-насос
станциясен
төзү буенча 2014 елда эшләнгән
проект-смета
документациясе
экспертиза
үтеп, уңай бәя алган.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, «Заречная»
канализация-насос
станциясе
тулысынча автоматлаштырылачак.
Станциягә
югары технологияле насос җайланмасы,
шулай ук фильтрлаштыру
һәм һаваны чистарту системасы
урнаштырылачак.