(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче
гыйнвар, Алсу Сафина). 2016 елда
Казанда электр транспорты
хезмәтеннән 66,9 млн.
пассажир файдаланган –
бу барлык төр транспорт
хезмәтеннән файдалану күләменең 26,5%-ын
тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре һәм 2017
елга билгеләнгән планнар турында
эшлекле дүшәмбе утырышында
«Метроэлектротранс» муниципаль
унитар предприятиесе генераль директоры
Әсфән
Галәвов
сөйләде.
«Метрополитен
шәһәрдә пассажирлар йөртү
буенча лидер, узган елны
метро хезмәтеннән 27,8 млн. пассажир
файдаланган. Троллейбуслар
- 20,9 млн. пассажир, трамвайлар
18,2 млн. пассажир йөрткән»,
- диде Әсфән Галәвов.
Даимилекне,
5-нче номерлы иң озын трамвай маршруты
йөри торган юлны карап тоту, тиз вакыт
аралыгында төзекләндерү өчен махсус
авария
бригадасы булдырылган.
«Метроэлектротранс»
муниципаль унитар предприятиесе
җитәкчесе май аеннан
метрополитендагы
барлык станцияләрдә дә юлда йөрү өчен
банк карталары ярдәмендә түләү мөмкинлеге
булдырылуы
турында җиткерде. Әлеге проект
«Безналичный Татарстан» килешүе
кысаларында гамәлгә ашырылган. Шулай
ук метрополитендагы
барлык станцияләргә дә
юл йөрү билетларын сату буенча
автоматлар урнаштырылган.
Предприятие
эшчәнлегендәге тагын бер әһәмиятле
юнәлеш - бу шәһәр транспорт челтәрен
яңарту һәм төзекләндерүдә актив катнашу.
Әсфән Галәвов
сүзләренчә, узган елны Айдаров
урамында 1,5 км озынлыктагы
трамвай юлы, Ленинград урамыннан
алып Донецк урамына кадәр
2,8 км аралыктагы кабель
челтәрләре, Девятаев,
Татарстан, Пушкин урамнары
буенча йөри торган троллейбусларның
4,9 км озынлыктагы контакт челтәрләре
төзекләндерелгән. Шулай ук 2015-2016
елларда «Дубравная» метро
станциясен төзү буенча эшләр алып
барылган - төзелеш зонасыннан инженер
коммуникацияләр чыгарылган һ.б.
«Метроэлектротранс»
муниципаль унитар предприятиесе
өченче ел рәттән «Уңайлы
мохит» программасын
гамәлгә ашыру кысаларында эш башкарып,
генераль подрядчы
буларак катнаша.
Шәһәр
халкы өчен башкарылган эшләр белән
беррәттән, предприятие хезмәткәрләренең
ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә
тырыша. Аларның хезмәт хаклары даими
артып тора, 2016 елда биредә эш хакы 28
мең 435 сумны
тәшкил иткән. Моннан тыш, традицион
социаль түләүләр белән бергә,
яхшы эшләгән өчен бирелә торган айлык
түләүләр дә бар. Әсфән
Галәвов сөйләвенчә, эш
эзләүчеләргә хезмәт урыннары тәкъдим
итү белән бергә, предприятие мондый
хезмәткәрләргә федераль чаралар
хисабына тулай торактан яшәү өчен урын
да биргән. 2013 елдан башлап әлеге
программадан 300 тирәсе кеше файдаланган.
Казан
Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, предприятие шәһәр
белән бергә үсә. «Метроэлектротранс»
- шәһәребезнең иң яхшы
предприятиеләренең
берсе. Яхшы эшлиләр, моңа
кадәр булган матур гадәтләрне саклап
кала алдылар - коллектив турында
кайгыртып яшиләр, шул ук
вакытта пассажир транспорты
тармагындагы иң яхшы трендлар нигезендә
эш йөртәләр, - диде шәһәр
башлыгы. - Соңгы 10 ел эчендә
безгә «Метроэлектротранс» белән
бергә барлык үзгәрешләрне
кичерергә туры килде: ул
вакытта шәһәрдә йөри торган ярым җимерек
хәлдәге трамвай,
троллейбуслардан
без иң сыйфатлы транспортларга барып
җитә алдык». Мэр бу өлкәдә
предприятие генераль
директорының өлеше зур булуын әйтеп
үтте.