(Казан
шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
ТР Хөкүмәте йортында Казан һәм Чаллыда төзелешендә тоткарлыклар килеп чыккан торак
йортлар мәсьәләсе буенча киңәшмә
уздырды.
Киңәшмәдә
төзелеш эшләрендә каршылыклар килеп
чыккан йортлар мәсьәләсенә җаваплы ТР
Премьер-министр урынбасары Алексей
Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм Яр
Чаллы Мэры Наил Мәһдиев, өлеш кертеп
фатир алучылардан инициатив төркем
катнашты. Шәһәр Мэрлары кыскача доклад
белән чыгыш ясадылар.
Илсур
Метшин хәбәр иткәнчә, 2016 елда Казанда
«Симфония» торак
комплексында 2-нче
номерлы йорт,
Б.Урманче урамы,
6 адресы
буенча (2,
3 секцияләре), Г.Баруди, 4, Бехтерев урамы,
3 адреслары
буенча урнашкан йортлар
һәм МЧС торак
комплексында 1-нче
номерлы йортның бер секциясе,
ягъни
5
торак йорт кулланышка
тапшырылган.
2017
елда Четаев/Адоратский урамнары
киселешендәге һәм Четаев урамындагы
йортларны
сафка бастыру
көтелә. Шулай ук Казан
Мэры
«Свей», «Фон» компанияләренең Казанда
төзелеп бетмәгән торак объектлары
(Әмирхан, Четаев, Достоевский, Академик
Губкин, Павлюхин, Фучик урамнарындагы,
Нокса авышлыгындагы
йортлар)
турында хәбәр итте.
Илсур
Метшин Татарстан Президентына мөрәҗәгать
итеп, җитәкченең проблемалы йортларга
инженер коммуникацияләрне
үткәрү мәсьәләсендә ярдәм күрсәтүен
үтенде. Әлеге эш төрләре
челтәр компанияләренең
инвестицион программаларына кертелсә
иде, диде ул. Бу үтенечне өлеш кертеп
фатир алучылар да җиткерде.
Аннан
соң
өлеш
кертеп
фатир
алучылар Рөстәм Миңнехановка, Алексей
Песошинга һәм киңәшмәдә катнашучыларга
сорауларын бирә алдылар. Сорауларның
күбесе йортларның
сафка кертелү вакыты һәм төзелешне
дәвам итүгә акча табу юлларына кагылышлы
фикерләр иде.
Сорауларга
җавап биреп, ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов республика җитәкчелегенең
алданган фатир алучыларның
хәлен аңлауларын
җиткерде.
«Кызганыч, бу сорауларны тиз хәл итеп
булмый, - диде ул. - Без бөтен мөмкинлекләрне
һәм активларны табарга,
төзелеш процессына җәлеп итәргә
тырышабыз. Чаллы, Казан администрацияләренә
мөмкин булганча
җир
биләмәләрен
бүлеп бирергә
һәм аларны
сатудан кергән
материаль
чараларны төзелешне
тәмамлау өчен
тотарга дигән бурыч йөкләнде. Ләкин
җир ресурслары да чикле. Проблемалы
йортларда буш фатирлар булса, аларны
сатып алырлык структураларны
эзләп табып,
шул рәвешле төзелешне дәвам итеп була.
Бу киңәшмә нәтиҗәләре буенча беркетмә
төзеләчәк,
тиешле йөкләмәләр биреләчәк. Мин сезне
ышандыра алам - шәһәр администрацияләре
вәкилләре сезнең белән даими рәвештә
очрашып торачаклар. Җәй башланыр алдыннан
мин сезнең белән тагын очрашырмын».
Өлеш
кертеп
алданган фатир
алучыларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм
Миңнеханов: «Без, чиновникларны,
кешелексез дип уйламагыз. Минем
үземә
дә сезнең шундый катлаулы хәлгә калуыгыз
бик кыен.
Йортларның
барысы буенча,
чыннан да зур эш алып барыла, миңа атна
саен мәгълүмат килеп тора. Әйдәгез алга
таба барыйк, ярдәм итәр өчен бөтен
мөмкинлекләрне кулланыйк. Бигрәк тә
Казанда хәлләр авыр. Чаллы буенча,
минемчә, 2017 елда без нокта куя алырбыз»,-
дигән сүзләрен китерә республика
башлыгының ТР Президенты матбугат
хезмәте.