(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур
Метшин “Бердәм Россия” партиясенең XVI съезды эшендә катнаша, чара Мәскәүдә
21-нче һәм 22-нче гыйнвар көннәрендә уза.
Съездның беренче көнендә дискуссион мәйданчыклар эшләде,
биредә “Бердәм Россия” сайлау алды программасын тормышка ашыруның беренче
нәтиҗәләрен чыгардылар һәм яңа килгән елга бурычлар куелды.
Татарстан мәйданчыкларның һәрберсендә дә тәкъдим ителде. Съезд
делегатлары арасында педагоглар, табиблар, энергетиклар, авыл хуҗалыгы
башлыклары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, республиканың Дәүләт
Советы депутатлары бар. Татарстан делегациясе составына Татарстандагы “бердәм
россиялеләр” Секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм
Россия” региональ башкарма комитет җитәкчесе Андрей Кондратьев һ.б. керде.
Бүген съездның пленар утырышы узачак, биредә сайлау алды
программасын тормышка ашыруның төп нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында
сөйләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, И.Метшин “Бердәм Россия” партиясенең
Генераль совет составына узган елның 6-нчы февралендә узган “Бердәм Россия”нең XV
съезды пленар утырышында партия идарәсенә югары органнар сайлау барышында
кертелде.