(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). 2016
елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 48 мәдәни мирас
объектында реставрация һәм ремонт ясалды. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга
бүген Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов 2016
елгы эшчәнлеккә багышланган хисап киңәшмәсендә җиткерде.
А.Лобов хәбәр иткәнчә, 20 мәдәни мирас объектында фасад
ремонты булган, 5 объект реконструкцияләнгән, тагы 23 объектта бүгенге көндә дә
эш дәвам ителә. Шул рәвешле, узган елда Изге Макарий чиркәве бинасын,
архитектор П.Г.Пятницкий һәм Чекмарев-Вилькен йортын реконструкцияләү
тәмамланган.
Дружинина йорты, Веницианов йорты, Шамил йорты
һ.б.ларда реконструкция эшләре дәвам ителә. Казан Мәрьям Ана Иконасы соборын
торгызу буенча да эшләр башлану масштаблы проектларның берсе булып тора.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы 2016
елда Казанда “Том Сойер Фест” фестивален уздыру кысаларында шәһәр Башкарма
комитеты администрациясе булышлыгында Татарстан башкаласының үзәк урамнарындагы
агач өч торак йорт тәртипкә китерелгәнлеген җиткерде: Уляьнов-Ленин урамындагы
16-нчы номерлы йорт һәм Волков урамындагы 78-нче һәм 80-нче номерлы йорт. Йортларда
тузган элементлар яңартылган, су үткәрү системалары тергезелгән һәм диварлар шомартылган
һәм буялган.
Исегезгә төшерәбез,
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә барлыгы 339
мәдәни мирас объекты урнашкан, шуларның 63-е федераль әһәмияткә ия, 234-е –
республика һәм 42-се – муниципаль.