(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). 2016
елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 8 яңа спорт мәйданчыгы барлыкка
килде. Объектлар Казан энергетика көллияте, Автотранспорт техникумы, 1-нче
номерлы татар гимназиясе, 114-нче номерлы мәктәп, 42-нче номерлы мәктәп,
116-нчы номерлы мәктәп территорияләрендә булдырылдылар. Хәйриячеләр тарафыннан
18-нче номерлы мәктәп территориясендә мәйданчык төзелгән. Казан медицина
университетында да көтеп алынган мәйданчык төзекләндерелгән. Бу хакта Казан Мэры
Илсур Метшинга Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов 2016 ел эше нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә җиткерде.
Районнарда массакүләм спорт белән шөгыльләнер өчен
мәйданчыклар ачу мәктәп укучыларына төрле спорт уңышларына ирешергә ярдәм итә. Шул
рәвешле, 2016 елда ике районның да 9000-нән артык укучысы укучылар
спартакиадасында катнашкан. Ярышлар нәтиҗәсе буенча икенче урынны Идел буе
районы алган. 19-нчы гимназия Татарстан Республикасындагы һәм Казандагы мәктәп
баскетбол лигасы җиңүчесе булган.
Спортның уен төрләре буенча балалар-яшүсмерләр командалары
уңышлы гына чыгыш ясаган. “Алтын алка” кубогы призына шәһәр ярышларында беренче
ике урынны 69-нчы мәктәптән командалар яулаган. Футбол буенча “Күн туп” ярышларында
Вахитов районының “Хәрәкәт” командасы җиңүче булган.
А.Лобов шулай ук район поселоклары территориясендә эшли
торган өч территориаль иҗтимагый үзидарә узган елда республика конкурсы
призерлары булганлыкларын һәм грантлар алганлыкларын сөйләде. “Давликеево”
территориаль-иҗтимагый үзидарәсе – 665 мең сум, “Счастливый” территориаль-иҗтимагый
үзидарәсе – 430 мең, “Кукушкино” территориаль-иҗтимагый үзидарәсе – 160 мең. Докладчы
сүзләренә караганда, барлык отылган грантлар да тулысынча балалар мәйданчыклары
төзелешенә тотылган.