(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Алсу Сафина). 2016 ел
нәтиҗәләре буенча Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының сәнәгать җитештерүе
индексы 2015 елга карата 106,9% тәшкил иткән. Казан Мэры Илсур Метшинга районнар
администрациясе башлыгы Сергей Миронов еллык хисап бирү вакытында сөйләп
үткәнчә, шәхси җитештерүдәге товарларның күләме 106,9 млрд. сум – гомуми шәһәр
күләменең якынча 40%.
Хисап барышында Сергей Миронов түбәндәге мәгълүматларны
китерде: узган елда икътисадка кертелгән инвестицияләр күләме 20 млрд. сумны
тәшкил итте – бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 млрд. сумга
күбрәк.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы идарә
субъектлары артуына игътибар юнәлтте. Район территорияләрендә 15 меңнән аз гына
күбрәк юридик зат һәм 8 меңләп шәхси эшмәкәр теркәлгән. Шулай итеп, узган ел
белән чагыштырганда 1444 юридик затка һәм 297 шәхси эшмәкәргә үсеш булган.
Сергей Миронов Киров һәм Мәскәү районнарында 1618
кулланучылар базары һәм хезмәтләре объекты эшләгәнлеген җиткерде. 2016 елда
гомуми мәйданы 7550 кв. м
булган 53 объект төзелгән. Инвестицияләрнең гомуми күләме 137 млн. сумны тәшкил
иткән.
2016 елда район территорияләрендә салым бюджетларының барлык
дәрәҗәләренә дә 10,3 млрд. сум акча җыелган.
Миронов торак төзелеше, йортларны, ишегалды территорияләрен
һәм юлларны төзекләндерүгә аерым тукталып үтте. Шул рәвешле, узган елда Киров
һәм Мәскәү районнарында 342 мең кв. юл һәм тротуар төзекләндерелгән. Моннан кала,
мәктәп маршрутлары буенча автоюллар норматив торышка китерелгән. Юл инфраструктурасы
үсешенә 631 млн. сум акча бүленгән.
Узган елда якынча 323 млн. сумга 36 йортка капиталь
төзекләндерү ясалганлыгын җиткерде. Әлеге йортларда 11 мең кеше яши. 2008 елдан
Киров һәм Мәскәү районнарындагы 566 күпфатирлы йортларда якынча 3 млрд. сумга 566
күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерелде. Бу 92 меңләп кешегә торак шартларын
яхшыртырга мөмкинлек биргән.
Яңа торакка килгәндә, 2016 ел эчендә Киров һәм Мәскәү
районнары территориясендә 2690 фатирлы 17 күпфатирлы йорт кулланылышка
тапшырылды.
Шулай ук 2011-2016
елларда 337 йорттагы ишегалды территорияләрендә ремонт башкарылды. Әлеге
максатларга 635 млн. сумлап акча юнәлтелде, шул исәптән 2016 елда – 45 йортның ишегалды
ремонтына. 3900-ләп яңа парковка урыны булдырылды, аларның 705-е – 2016 елда. “Коләхмәтов
ур., 25 йорты ишегалдында барлык заманча алымнар тормышка ашырылды, биредә
спорт мәйданчыгы да, граффити, уңайлы инфраструктура барлыкка килде”, - дип
билгеләде Сергей Миронов.
Социаль сәясәт турында әйткәндә, район башлыгы 2016 елда “Олимпиец”
бассейны һәм 4 универсаль спорт мәйданчыклары ачылганлыкларын искәртеп үтте.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, ел дәвамында зур күләмдәге
эш башкарылган, районнар яхшы динамика күрсәткән.