(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Казанның Киров һәм
Мәскәү районнарында бу елда капиталь төзекләндерелгән йортларга утлы иллюминацияләр урнаштырырга
җыеналар. Бу хакта районнар администрациясе башлыгы Сергей Миронов 2016 елгы эш
буенча киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшинга җиткерде.
“Инженер коммуникацияләрен яңарту гына түгел, подъездлар һәм
ишегалларының пөхтә һәм уңайлы булуы да капиталь төзекләндерүне сыйфатлы итеп
башкаруның төп шарты булып тора”, - дип ышана С.Миронов. “Без район
территориясендә хезмәт итә торган идарәче компанияләр һәм подрядчылар белән өстәмә
йөк алу һәм утлы иллюминацияләр булдыру турында сөйләштек. Ул әзерләнәчәк,
бәйрәм вакытлары җитү белән аларны кабызып булачак, - дип җиткерде районнар
администрациясе башлыгы. – Бу елда шул рәвешле 39 йортны эшләп чыгу планлаштырыла”.
Тагы бер яңа идея – шәһәр киңлегенең тышкы кыяфәтенең җәлеп
итүчәнлеген арттыру өчен тематик инсталляцияләр һәм арт-объектларны эзлекле
рәвештә алмаштыру. Сергей Миронов сүзләренә караганда, 2016 ел ахырында
иганәчеләр акчасына 250-дән артык утлы инсталляция алынган, алар районның өч
үзәк урамында урнашкан – Декабристлар, Вахитов, Ибраһимов, Урицкий паркының
үзәк аллеяларында һәм күпер күчүләрендә. Хәзер, бәйрәм көннәре артта калганнан
соң, Урицкий паркында да, район урамнарында да әлеге инсталляцияләр
сүндерелгән.
“Дамир Илдусовичтан (Фәттахов, районнар администрациясенең
алдагы башлыгы – иск.) соң, яңа идеяләр кертү авыр кебек иде. Була икән, - дип
шәрехләде Илсур Метшин. - Әлбәттә, көндәлек мәшәкать безнең эшкә бик тиз үтеп
керә. Шуңа да яхшы якка үзгәрү теләге беркайчан сүнмәсен иде”.