(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Алсу Сафина). 2016
елда акчаларны янга калдыру аркасында торак йортлардагы капремонт программасын
тормышка ашыру нәтиҗәсе буенча 7 объект төзекләндерелгән, ә программада
катнашкан 31 йортта өстәмә эшләр башкарылган. Бу хакта узган елга нәтиҗәләр
чыгарганда Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары –
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Докладчы 2016 елда капремонт программасы буенча 1,45 млрд
сумга 165 күпфатирлы йорт төзекләндерелгәнлеген хәбәр итте. “Узган елда 45,3
млн сум күләмендә акча янга калдырылды. Моның хисабына программага өстәмә
объектлар тоташтырылды”, - дип өстәде И.Гыйниятуллин.
Бу елда 244 йортны капиталь төзекләндерү көтелә, ә 2018 елда
– 27, 2019 елда – 291. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бу – якынча саннар,
программа йортларны шәхси җылылык пунктларына күчерү буенча чаралар оештыру
белән үзгәреш кичерәчәк.
Моннан кала, узган елда 523,34 млн сумга 1044 күпфатирлы
йортта агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылган.
Социаль объектларга килгәндә, 415,08 млн сумга 17 мәктәп һәм
87,06 млн сумга 3 балалар бакчасы төзекләндерелгән. “Һәркемгә дә уңайлы мохит”
программасы нигезендә 3 мәктәптә һәм 2 балалар бакчасында эшләр башкарылган.
Шулай ук узган елда 3 яшүсмерләр клубы төзекләндерелгән, ә
программаның 2 ел тормышка ашырылуы барышында – 8, 5 ишегалды территориясе
комплекслы төзекләндерелгән.
Моннан кала, Казанда беренче тапкыр хуҗасыз җылылык
челтәрләренең 25 км
лы 205 участогы “Татэнерго” акционерлык оешмасына кулланышка тапшырылган.
Докладчы шулай ук “Ачык Казан” системасы турында да сөйләп
үтте: хәзерге вакытта әлеге системада 23 идарәче компания, 220 подрядчы оешма
һәм 5 төп ресурслар белән тәэмин итә торган предприятие бар.
Киңәшмә барышында 2016 ел эшчәнлеге буенча Торак сәясәте
идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков та хисап тотты.
“Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә системалы эш алып
барыла. Авыл хуҗалыгы тармагыннан соң, бу – иң катлаулы өлкә”, - дип билгеләп
үтте ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.