(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Бүген Казан
Ратушасында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы
буенча тикшерү идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Төп доклад белән ведомство җитәкчесе Павел Николаев чыгыш
ясады. “Хәзерге заман бездән көчләребез һәрдаим әзер булуын, барлыкка
килүче янауларга вакытында җавап кайтаруыбызны таләп итә”, - диде Павел
Николаев. Ул билгеләгәнчә, тикшерү идарәсе хезмәткәрләренең күбесе узган 2016
елда шундый ният белән хезмәт иттеләр. Тикшерүчеләргә йөкләнгән эш арта бара,
диде Павел Николаев. 2016 елда җинаятьләр турында 10 мең мөрәҗәгать теркәлде,
бу 2015 елдагыга караганда 5 процентка күбрәк. 5 меңнән артык җинаять эше
кузгатылды, 6 мең җинаять тикшерелде, аларның яртысы - авыр һәм аеруча авыр
җинаятьләр.
“Узган елда судта 146 оешкан җинаять төркемнәрендә
катнашучылар һәм аларның лидерлары җавап тотты”, - диде РФ Тикшерү
комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе.
Шуннан Павел Николаев табибларның хезмәтләрен тиешенчә
үтәмәүләре буенча берничә мисал китерде. "Инде сигез җинаять эше судка
җибәрелде, кайбер эшләр буенча тикшерү эше дәвам ителә. Билгеләргә кирәк,
идарәдә бу юнәлеш буенча махсус эксперт бүлекчә оештырылгач, бу юнәлештә эш
активлашты. Экспертларның югары квалификациясе кайбер очракларда медицина
ярдәмен дөрес күрсәтмәү һәм пациент үлүе аркасында туры элемтәне табарга ярдәм
итте. Эксперт бүлекчәсен алга таба үстерүне без быел да дәвам
итәчәкбез", - дип билгеләде павел Николаев.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
республика табибларының хезмәт вазифаларын тиешенчә үтәмәү очракларын тикшерү
буенча тикшерүчеләр эшен хуплады. "Кеше, үзен табиблар кулына биргәндә,
алар вазифаларына җаваплы карауларына өметләнергә тиеш. Узган елда
республикада сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 40-ка якын җинаяте теркәлгән. Мондый
күренешләр җәмгыятьтә тискәре мөнәсәбәт уята. Ведомствоның бу төр җинаятьләрне
тикшерүдәге эшен хуплыйм. Алар кулында кеше тормышы һәм хокук саклаучылар
бурычы - медицина хезмәткәрләренең вазифаларына җавапсыз карауның бөтен
очракларына җавап кайтару, чөнки нәтиҗәдә кеше сәламәтлеген, я хәтта тормышын
югалта ала", - дип белдерде Татарстан Президенты.
"Икътисадта тотрыклы вәзгыять төп бурычыбызны
башкарырга - гражданнар тормышы сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Бу максатта
социаль һәм инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 30
республика программасы гамәлгә ашырыла, гражданнар тормышы һәм хезмәте өчен
уңай шартлар булдырыла. Әлбәттә, республиканың социаль-икътисадый үсешенә хокук
саклау органнары да өлешләрен кертте, шул исәптән РФ Тикшерү комитетының ТР
буенча тикшерү идарәсе дә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ведомство эше нәтиҗәләре
турында сөйләгәндә, тикшерүчеләр эшенең киеренкелеген һәм нәтиҗәлеген,
республика хакимияте органнары һәм башка ведомстволардан хезмәттәшләре белән
актив элемтәләрен билгелисем килә".
Рөстәм Миңнеханов тикшерү идарәсе эшчәнлегенә кагылышлы
күрсәткечләрне атады. 2016 елда, узган елдагыга караганда, производствога 8% ка
артык җинаять эше алынган, 11% ка артык җинаять тикшерелгән, шул исәптән авыр
һәм аеруча авыр җинаятьләр, 25% ка - коррупцион җинаятьләр.
Татарстан Президенты резонанс эшләр буенча нәтиҗәләр яхшы
булуын билгеләде.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Россия
Федерациясе Тикшерү комитетының территориаль идарәләре арасында алдынгы
урыннарда тора, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Гомумән, бу ведомство
эшчәнлегенең югары нәтиҗәлеген күрсәтә.
Ел нәтиҗәләре буенча республикада куркынычсызлыкны тәэмин
итү чаралары хисабына җинаятьләр саны артуын 5,5 % ка киметеп булды,
ләкин гомумән җинаятьчелек дәрәҗәсе әлегә югары, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
2016 елда республикада 48 мең җинаять теркәлгән, бу узган елдагыдан 3,5 меңгә
артык. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өлеше зур булып кала.
Узган елда судка оешкан җинаять төркемнәре башкарган 132
җинаять эше җибәрелде. Җаваплылыкка 140 кеше тартылды, алар 290 җинаять кылган. "Бу
һәрдаим контрольдә булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Монда вак-төяк
булмый".
Җинаятьчелеккә балигъ булмаганнарны тарту шөбһә уята, диде
Татарстан Президенты.
Утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә
рәхмәт белдерде һәм алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде. Шулай ук Татарстан
Президенты ведомство хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр итә
ТР Хөкүмәте порталы.