(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Зилә Гайфи). Казанның
Иске Татар бистәсе территориясендә федераль һәм республика әһәмиятендәге дүрт
объект төзекләндерелә һәм юкка чыккан мәдәни мирас объекты – Еникиевлар утарын
кире торгызырга ниятлиләр. Иске Татар бистәсендә алып барыла торган
төзекләндерү эшләре турында бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында “Иске шәһәр”
территориясе префекты Марат Усманов сөйләде.
Әҗем мәчетен реконструкцияләү өчен тулы комплексы эшләр
башкарыла. “Бинаның беренчел тышкы күренешен, манараларны торгызу, эчке
җиһазларны һәм барлык инженер коммуникацияләрне яңарту күздә тотыла. Хәзерге
вакытта түбә ябу эшләре тәмамланды диярлек, бинаның подвал өлеше ныгытылды,
тәрәзәләр, төрле төстәге пыялалардан, вак ташлардан оештырып ясалган нәфис
бизәкләр алыштырылды, бинаның эчке өлешендә агарту эшләре бара. Республика
чаралары хисабына 30-нчы июньгә кадәр бинаның алгы һәм аскы өлешләрен
төзекләндерелергә һәм челтәрләр яңартылырга тиеш. Федераль һәм республика
бюджетыннан бүлеп бирелгән чараларның гомуми күләме – 78 млн. сум”, - дип
сөйләде Марат Усманов.
Г.Тукай урамы, 74 адресы буенча урнашкан Шамил йортында да (хәзерге
Г.Тукай исемендәге әдәби музей) реставрация эшләре алып барыла. Бу ел биредә нигез
ташлары һәм диварлар ныгытылган, бинаның алгы ягы капиталь төзекләндерелә, түбәне
алмаштыралар. Киләсе ел башыннан барлык агач тәрәзәләрне дә алмаштырачаклар. Эчке
эшләрне дә кертеп, төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 168 млн. сумны тәшкил
итә.
Марат Усманов сүзләренчә, агач сәнгате объекты – Крестовниковлар
йорты (Тукай урамы, 126) һәм Петцольд сыра кайнату заводы биналары комплексы
шәһәр өчен аеруча кызыклы. Крестовниковлар йортын төзекләндерү өчен 38 млн. сум
бүлеп бирелгән. Биредә түбә алыштырылган һәм бинаның алгы өлеше тулысынча
торгызылган. Хәзерге вакытта эчке агарту эшләре башкарыла. Петцольд заводы
бинасын инвесторлар җәй ахырында реконструкцияли башлаганнар. Эшләр алгы
өлешләре Тукай урамына карап торган өч йортта алып барыла. Элеккеге ике катлы торак
бинаның беренче катын күтәргәннәр, тышкы диварларны кирпечтән өйгәннәр.
“Иске шәһәр” территориясе префекты киләсе ел башыннан юкка
чыккан мәдәни мирас объекты – Еникиевлар утарын кире торгызу планы барлыгын
җиткерде. Реконструкцияләү проекты Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге ведомствоара
комиссия белән килештерелгән һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге
проектны хуплаган. Объектны футбол буенча 2018 елда үтәчәк дөнья чемпионатына
кадәр тулысынча торгызырга ниятлиләр.
Тарихи объектларны торгызу белән бергә Иске Татар бистәсендә
яңа истәлекле урыннар да барлыкка киләчәк. Марат Усманов сөйләвенчә, киләсе
елның май аенда Иске Татар бистәсендә интерактив музей ачылачак. Әлеге музейны
булдыруны Казанның Экскурсоводлар гильдиясе сораган. Сүз уңаеннан, Казанның Чәк-чәк
музеенда бер ел эчендә 20 мең кеше булып киткән. Октябрь аенда Ярославльдә
үткән “Сувенир-2016”
Бөтенроссия бәйгесендә музей ике номинациядә – “Гастрономия сувениры” һәм “Ел сувениры”нда
җиңү яулаган.
“Иске шәһәр” территориясе префекты сөйләвенчә, Иске Татар
бистәсе тарихын популярлаштыру максатыннан мәгариф проектлары да кулланыла. “Бу
елда шәһәрнең өч радио станциясендә Иске Татар бистәсе тарихын һәм архитектурасы
буенча белемнәрне ачыклау өчен викториналар үткәрелгән. Җиңүчеләргә дипломнар
һәм истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырылган, интерактив мәйданчыкларда
үткәрелә торган мастер-классларга бару мөмкинлеге бирелгән. “Яңа елдан соң без
Мәгариф идарәсе белән бергә мәктәп укучылары өчен Иске Татар бистәсе тарихы
буенча уртак бәйге игълан итәчәкбез”, - дип планнары белән уртаклашты Марат Усманов.
Илсур Метшин префектураның аерым территория статусына ия
икәнен ассызыклап үтте. “Бистә өстенлекле эш юнәлеше булып кала бирә – бу Иске
Татар бистәсе территориясенең тарихи күренешен саклап калу һәм бистәне үстерү. Әлеге
мәсьәләләр безнең игътибар үзәгендә. Күп биналар торгызылды, ләкин аларны әле
карап тоту кирәк. Сувенирлар, милли кухня һәм музей киңлекләре моңа ярдәм
итәчәк”, - диде Мэр.