(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Антон Ноздрин). Казанда
түләүле муниципаль парковкаларны ачу үзенең нәтиҗәсен күрсәтә. Парковкалар эшли
башлаганга ел ярым вакыт үткән һәм шушы чорда шәһәрнең төп үзәк урамнарында машина
агымын уздыру мөмкинлеге 18%-ка арткан, хәрәкәт итүнең уртача тизлеге сәгатенә 5 км тәшкил итә. Бу турыда
бүген Казан Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Транспорт комитеты
рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.
Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, шәһәрнең барлыгы 57 участогында
1708 машина кую урыны булдырылган. Бу елда парковкаларга машина куеп калдыру
очраклары уртача 50%-ны тәшкил итә. Белгечләр фикеренчә, ирекле урын белән
тәэмин итү өчен әлеге күрсәткеч 80-85%-тан артып китмәскә тиеш. Комитет рәисе
билгеләп үткәнчә, кайбер парковкаларда бу күрсәткеч 95-100%-ка җитә,
кайберләрендә исә бөтенләй машиналар юк диярлек.
“Шәһәр үзәгендә түләүле парковкалар ачкан өчен безгә беркайчан
да рәхмәт әйтмәячәкләрен белдек. Бу тизлек буенча юл хәрәкәтен чикләгәндә
кулланыла торган алым кебек мәҗбүри чара. Без иң алдынгы дөнья тәҗрибәләренә
таянырга тырышабыз”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. “Хәлнең уңай якка үзгәрүен
саннардан да белеп була. Урамнарның машина агымын уздыру мөмкинлеге 18%-ка
арткан”, - диде шәһәр башлыгы.
Парковкаларда урыннарның җитү-җитмәү мәсьәләсенә тукталып, Айдар
Габделхаков юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасын эшләүчеләрнең парковкаларда
машина куеп калдыру очраклары аз яки күп булганда, тарифларны киметү яки
арттыруны тәкъдим итүләрен әйтеп үтте. Транспорт комитеты рәисе хәбәр иткәнчә,
хәзерге вакытта Башкарма комитетта ихтыяҗ зур булган урыннарда бәяне 70 сумга күтәрү
һәм ихтыяҗ булмаган урыннарда 30 сум итү турындагы карар әзерләнә. Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, Европа шәһәрләрендә парковка киңлекләрен үстерү тәҗрибәсе
буенча, бәяләр үзгәрәчәк. Аның сүзләренчә, бу муниципаль парковкаларның тулылыгын
көйләргә ярдәм итәчәк.