(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Зилә Гайфи). Яңа Савин районында 2-нче номерлы балалар стоматология поликлиникасы һәм Авиатөзелеш районында район стоматология клиникасы ябыла дигән хәбәр киң җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек уятты. Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбе утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесеннән аңлатмалар бирүен таләп итте. Шәһәр халкына бу уңайдан нинди чаралар күрелүе һәм район халкына кайда хезмәт күрсәтеләчәге турында аңлатырга кирәк диде шәһәр башлыгы.
ТР
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан
шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Илнур
Хәлфиев
хәбәр иткәнчә, узган
атнада ТР Министрлар Кабинетының 2-нче
номерлы балалар стоматология
поликлиникасын
ликвидацияләү
турындагы карары басылып чыккан. Әлеге
документта ябылу турында сүз бармый
– бу очракта юридик
зат үзгәртелә. «Үзгәртү дәүләт-хосусый
хезмәттәшлек кысаларында алып барыла,
ул материаль-техник
базаны
ныгытуга юнәлдерелә. 2017
ел ахырына поликлиника
яңа, уңайлы шартларда эшли
башлаячак һәм яңартылган бинада шул ук
хезмәтләр күрсәтеләчәк. Төзекләндерү
эшләре барган вакытта поликлиника
өлешчә, блоклап ябылачак. Эшләр
тәмамланганнан соң учреждение шул
ук халыкка хезмәт күрсәтәчәк», - дип
сөйләде җитәкче.
Илнур
Хәлфиев
шулай ук Авиатөзелеш
районында Лукин урамында
урнашкан балаларга стоматология ярдәме
күрсәтелә
торган клиника-диагностика
үзәге турындагы хәлгә дә аңлатма биреп
китте. «2016 елга Россия
Федерациясе Дәүләт гарантиясе программасы
кысаларында стоматология
поликлиникасы өчен план
үтәлешен билгеләү механизмы үзгәрде.
Авиатөзелеш районының
клиника-диагностика үзәгендә план
үтәлеше түбән
иде, ләкин октябрь аенда Сәламәтлек
саклау министрлыгы мәҗбүри медицина
иминиятләштерү фонды белән бергә аңа
төзәтмәләр кертте. Безнең позиция
болайрак: учреждениедә
план үтәлеше тиешле дәрәҗәдә булмаса
да, ул шәһәр халкына хезмәт күрсәтергә
һәм фондка түләү мәсьәләсен хәл итәргә
тиеш. Учреждение
халыкка хезмәт күрсәтүдән
баш тарткан очракта, пациентлар
тулы күләмдә хезмәт күрсәтә торган
башка клиникаларга
җибәрелә», - диде идарә башлыгы.
Илсур
Метшин учреждениене үзгәртү
шәһәр халкының үзенә ук отышлы булачагын
билгеләп үтте. Ләкин халыкка алдан ук
мәгълүмат җиткерергә кирәк диде.
«Төзекләндерү эшләре
тәмамланганнан соң учреждениедә
яңа җиһазлар барлыкка киләчәк, заманча
технологияләр
кулланылачак.
Ләкин ниндидер эшне башлап җибәргәнче,
бу турыда алдан ук халыкка хәбәр итәргә
кирәк. Болай эшләмәгәндә файдалы эш
гауга чыгарырга һәм кирәкмәгән сораулар
тудырырга мөмкин. Аннан башка да проблема
җитәрлек. Бу сәламәтлек саклау өлкәсе
белән бергә, калган барлык шәһәр
учреждениеләренә дә
кагыла», - дип ассызыклады
Мэр.