(Казан
шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Антон Ноздрин).
Шәһәрдә формаль булмаган мәшгульлекне
киметү буенча алып барыла торган эш
турында бүген Казан Мэриясендә үткән
эшлекле дүшәмбедә Икътисади үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов
сөйләде.
Аның
сүзләренчә, 2007 елдан бирле «кайнар линия
телефоннары» аша шәһәр комиссиясенә
хезмәт хокуклары бозылу турында искәртеп,
оешмалардан 1223 хезмәткәр мөрәҗәгать
иткән, шуларның 31-е - бу
елдагы очрак. 11 мөрәҗәгатьтә «соры»
хезмәт базары һәм хезмәт хакының түбән
булуы турындагы мәгълүмат чагыла. Хокук
бозучылар белән көрәш юлында «Халык
контроле» системасы зур ярдәм булып
тора. Әлеге системада «формаль булмаган
мәшгульлек» дигән яңа категория барлыкка
килгән.
А.Вәлиәхмәтов
формаль булмаган мәшгульлек белән көрәш
юлында барлык чараларның да кулланылуын
әйтеп үтте. Комиссия әгъзалары кайбер
вакытта социаль минимумнардан түбән
хезмәт хакы түли торган оешмалар белән
очраша. Мондый предприятиеләр белән
аерым эш алып барыла.
Комитет
рәисе
сүзләренчә, 2016
елда
эшчеләр белән 29449
килешү
һәм хезмәт хакын арттыру турында өстәмә
килешү төзелгән. 938
килешү
моңа кадәр эш урыннарын рәсмиләштермәгән
эшчеләр белән төзелгән.
Казан
Мэры
Илсур
Метшин хезмәт
хакын арттыру турындагы 30
меңгә
якын килешү төзелүне яхшы нәтиҗә дип
атады. «Аңлашыла,
кризис
вакытында
предприятие
һәм бизнес вәкилләре оптимизация
юлларын эзлиләр, ләкин моны хезмәт хакы
бәрабәренә эшләргә кирәкми. Без әлеге
очрак белән яхшы таныш, моннан ун ел
элек "маршруткаларны" һәм "пазикларны" йөртүче 2800
шофер 1,5-2
мең
акча ала, калганы «конверт»та
иде. Социаль
минимумнардан
түбән хезмәт хакы
– безнең
өчен сигнал»,
- дип ассызыклады шәһәр башлыгы.