(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин 2016 ел нәтиҗәләре буенча Мэрларның Милли рейтингында лидерлар
исемлегенә кергән. ТР башкаласы җитәкчесе икенче урында. Төбәк башкалалары һәм
Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре Мэрларының эшчәнлеген
бәяләүгә багышланган тикшерүне РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты
белән бергә “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән.
Экспертлар фикеренчә, әлеге нәтиҗә көтелмәгән очрак түгел.
Казан инде күп еллардан бирле Россия өчен, инвестицияләр өчен, шулай ук төрле
чаралар, шул исәптән халыкара вакыйгалар үткәрү өчен ачык шәһәр буларак үсеп
килә. Экспертлар соңгы вакытта биредә туристлык тармагының көчле үсештә булуын
билгеләп үтәләр. Казан Россиянең “өченче башкаласы” буларак кабул ителә бара.
Бай инфраструктура (төзекләндерелгән һәйкәлләр, кунакханәләр, формалашкан яр
буйлары) хезмәтне (сервис) даими рәвештә яхшыртырга ярдәм итә һәм бу Казанга
Россия, чит ил туристларын ныграк җәлеп итү мөмкинлеген тудыра. Илсур Метшинның
2030 елга кадәр Казанның үсеш планын тәкъдим итүе зур яңгыраш тапты.
Рейтингта Россиянең 88 шәһәрендә Мэр вазифасын башкаручы
башлыклар эшчәнлегенә бәя бирелә. Алар исәбенә Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы
башкала җитәкчеләре белән бергә тагын биш эре финанс-икътисади үзәк: Магнитогорск,
Яр Чаллы, Новокузнецк, Сочи, Тольятти шәһәрләре башлыклары да керә. Бу елгы
нәтиҗәләр буенча беренче урында Төмән башлыгы - Александр Моор. Шунысын да
әйтергә кирәк, Мэрларның Милли рейтингын төзүгә төрле профессиядәге һәм социаль
хәле төрле булган бик күп экспертлар җәлеп ителгән.