(Казан
шәһәре KZN.RU, 19-нчы
декабрь, Михаил Ченцов).
Бүген Казан Ратушасында
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин
шәһәрнең Тышкы реклама һәм мәгълүмат
идарәсе хезмәткәрләрен 10 еллык юбилей
белән тәбрикләде һәм коллективка Рәхмәт
хаты тапшырды.
Казан
Мэры ике меңенче
еллар башында шәһәр бюджетына башкалада
булган барлык реклама
буенча нибары 15
млн. сум акча
керүен яхшы
хәтерләвен әйтеп үтте. Ул вакытта шәһәр
төрле төстәге реклама
конструкцияләре
белән тәмам чуарланган иде, аларны хәтта
тарихи һәйкәлләр фонында да күрергә
була иде диде.
Билгеле
булганча, реклама базарын тәртипкә
кертү өчен шактый авырлыклар кичерергә
туры килә.
Һәр компания үз мәнфәгатьләрен
саклап калу өчен башкаларга зыян салу
юлы белән эшли.
Ирина Дябилкина
җитәкчелегендәге Тышкы реклама һәм
мәгълүмат идарәсе бу өлкәдә бик җитди
эш башкарган. Алар ГОСТлар
нигезендә өч мөһим позиция
- реклама
базарында тулы тәртип урнаштыру, Европа
дәрәҗәсендә Казанның
тышкы күренешен, беренче чиратта тарихи
үзәкне тәртипкә китерү һәм әлеге өлкә
шәһәр белән турыдан-туры бәйле булганга,
реклама
бизнесын саклап калу юнәлешендә
эшлиләр. Реклама
конструкцияләрен
урнаштыру урыннары, аларның
тышкы күренеше, бизәлеше, тибы турында,
шулай ук барлык катнашучылар өчен «үтә
күренмәле» булган электрон сәүдә
үткәрү кагыйдәләре турында
мәгълүмат бирелгән тулы документлар
пакеты – идарәнең тырыш
хезмәт нәтиҗәсе.
Шәһәр
Мэры ассызыклап үткәнчә,
моның ярдәмендә тышкы рекламадан кергән
бюджет чаралары күрсәткече миллиард
сумны тәшкил итә. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, мондый нәтиҗәләргә тырыш
коллектив һәм акыллы җитәкче ярдәме
белән ирешелгән. «Унбиш
миллион һәм миллиард
арасында аерма, әлбәттә, бик
зур. Әлеге юлны бергә үтүебез өчен мин
сезгә бик рәхмәтле. Белгечләрегез
беренче көннән үк эшли – бу
бик мөһим күрсәткеч. Һәм, әлбәттә, бу
җитәкченең уңышы. Мин Мэр булып беренче
көн генә эшләмим, һәм минем өчен Ирина
Дябилкина - ул зур ачыш»,
- диде И.Метшин.
Шәһәр
башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый югары
нәтиҗәләргә Хокук идарәсе, прокуратура,
Төзелеш министрлыгы һәм ТР беренче
Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан
Республикасының хәзерге башлыгы Рөстәм
Миңнехановның шәхси ярдәмнәреннән
башка ирешеп булмаган булыр иде.
Чарада
Ирина Дябилкина бәйрәмне
оештыручыларның барысына да һәм башка
учреждениеләрдәге хезмәттәшләренә
уртак эш өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
«Казан ратушасының
тантаналар залында басып тору минем
өчен зур дәрәҗә. Идарәдә эшләүче
хезмәткәрләребез үз вазифаларын ихластан
һәм профессиональ дәрәҗәдә башкаралар.
Шәһәребез көннән-көн матурлана,
туристларның игътибарын җәлеп итә, без
аны үзебез хөрмәт итә барабыз икән –
бу безнең уртак казанышыбыз. Үзең генә
кырда сугышчы була алмыйсың», - диде
И.Дябилкина.
Бәйрәм
чарасында шулай
ук Башкарма комитет җитәкче Денис
Калинкин, Казан Башкарма
комитеты
җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов, Башкарма
комитет Аппараты җитәкче
Евгений Варакин һәм шәһәр
Башкарма комитеты структур бүлекчәләре
җитәкчеләре катнашты.