И.Метшин Россия футбол союзы Башкарма комитетының чираттагы утырышында катнашты
Фото www.rfs.ru сайтыннан алынды
(Казан
шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Россия футбол
союзы (РФС) Башкарма комитетының чираттагы
утырышы бүген Мәскәүдә Футбол йортында
үтте. Анда Казан Мэры, «Рубин» футбол
клубы президенты Илсур Метшин катнашты.
Катнашучылар
аерым мәсьәләләр турында фикер алышып,
мөһим карарлар кабул иттеләр.
Утырышта Россия
футбол союзының
вице-президенты
сайланды.
Әлеге вазифаны Сергей
Анохин башкарачак.
Шулай
ук Башкарма комитет әгъзалары Россия
футбол союзының
генераль директоры (генераль секретаре)
сыйфатында
Александр
Алаевның
вәкаләтләрен 2020
елның 20-нче декабренә кадәр
озайттылар,
2017 елга
бюджет кабул иттеләр.
Утырыш
беткәннән соң матбугат чарасы үтте.
Утырышта катнашучылар – Россия футбол
союзы Виталий Мутко, ЦСКА президенты
Евгений Гинер һәм башкалар журналистларның
сорауларына җавап бирде. Шул исәптән,
И.Метшин 2016/17 елгы сезон тәмамланганчы
Россия чемпионаты матчларында судьяларның
эш планы үзгәрмәячәге турында җиткерде.
«Рубин»
президенты шулай ук клубның трансфер
сәясәте һәм футбол агентларын
аккредитацияләү турындагы фикерен
җиткерде, дип хәбәр итә «Совет спорты».