(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Зилә Гайфи). Казанның “Заречье” балаларга өстәмә белем бирү үзәге киләсе елда капиталь төзекләндереләчәк. Бу турыда “Эфир” телеканалында үткән “Тема” тапшыруында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Туры эфир вакытында үзәкнең эшләве белән кызыксынып Казанда яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. “Кызым икенче ел рәттән “Заречье” өстәмә белем бирү үзәгенә йөри. Без барысыннан да канәгать, дәресләр дә бик күңелле алып барыла, укытучылар да бик яхшы. Ләкин бина үзе начар хәлдә. Төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш дип әйткәннәр иде, ләкин һаман да күренми. Соңгы тапкыр без ишеткән яңалык - бина ябыла дигән хәбәр. Әгәр дә аны ябалар икән, без балаларны кайда йөртергә тиеш булабыз соң?”, - дип сорады тамашачы.
Илсур Метшин бирелгән сорау өчен ханымга рәхмәтен белдереп, социаль өлкәнең шәһәр хакимиятләренең игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте. “Шулай ук “Заречье” үзәгендә эшләүче укытучылар коллективына рәхмәтемне җиткерәм. Алар безнең балаларыбызның сәләтләрен үстерәләр, нәтиҗәдә, “йолдызчыклар” кабына. Әти-әниләргә һәм укытучыларга шатлыклы хәбәр җиткерәм, киләсе елда әлеге үзәк капиталь төзекләндереләчәк. Бинаны төзекләндерү турындагы Татарстан Хөкүмәте карарына имза куелды, әлеге максатлар өчен 36 млн. сум акча бүлеп бирелде. Төзекләндерү вакытында, без, һичшиксез, секцияләрне яшәү урыны буенча билгеләячәкбез. Киләсе елда сезнең белән төзекләндерелгән матур бинада бәйрәмдә очрашырбыз дип өметләнәм”, - диде Мэр.