Бу елда Казанда 800 мең кв.м. торак кулланышка тапшырылырга тиеш
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь, Зилә Гайфи). Бу елда
Казанда 800 мең кв.м. торак кулланышка тапшырылырга тиеш, әлеге күрсәткеч узган
ел белән чагыштырганда 5%-ка артыграк. Бу турыда “Эфир” телеканалында Казан Мэры
Илсур Метшин катнашында үткән “Тема” тапшыруында билгеле булды.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, төзелә торган объектлар саны – туу
турындагы мәгълүматлар һәм инвестицияләрне җәлеп итү белән беррәттән шәһәр
үсеше дәрәҗәсен ачыклый торган күрсәткеч. “Төзелеш мәйданчыкларында эшли торган
краннар “күзгә бәрелеп тора”, бу шәһәрнең яшәү-яшәмәвен аңлата торган
күрсәткеч. Торак төзелеше өлкәсе шәһәр үсешендә “лакмус кәгазе” булып тора. Әлбәттә,
бу ел кече һәм урта бизнес, зур предприятиеләр өчен шактый авыр ел булды. Ләкин
кайберләре позицияне гадиләштереп, куллану базарын киңәйтү нәтиҗәсендә
керемнәрен арттыра алдылар. Яңа проектлар эшли, алар шулай ук торак төзелеше
өлкәсенә дә кагыла”, - диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган елда Казанда 762 мең кв.м торак
кулланышка тапшырылган. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан гомуми
мәйданы 588,3 мең кв.м. булган 10004 фатир кулланышка тапшырылган.