(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Кышкы чор
башланганнан алып Казан юлларыннан 96 мең тонна кар чыгарылган, шуның 12 мең
тоннасы – үткән ял көннәрендә түгелгән. Бу турыда бүген Казан Мэриясендә үткән
эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү
комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткерде.
Аның сүзләренчә, декабрь башыннан Татарстан башкаласында 25 мм явым-төшем булган, бу исә
норманың 66%-ы дигән сүз. “Юл хезмәтләре эше тәүлек буена оештырылган, һава шартлары
бозылып киткән очракларда юлларга һәм тротуарларга бозлавыкка каршы материал
сибелде”, - дип җиткерде И.Куляжев. Ул юлларда эшләү өчен атна дәвамында
тәүлегенә уртача 490 берәмлек техника чыкканын, кыш башланганнан соң бозлавыкка
каршы 34 мең тонна материал кулланылганын әйтеп үтте.
“Хәзерге вакытта кар түгү, тротуарларны, тукталышларны,
кварталара юлларны, ишегалларын, бистәләрдәге юлларны кардан чистарту эшләре
дәвам итә”, - диде И.Куляжев.
“Исегезгә төшереп тору да кирәкми, юлларны, тротуарларны,
тукталыш павильоннарын, метрога төшү урыннарын, җәяүлеләр йөри торган юлларны
карап тоту, торак фондын карап тоту белән бертигез – бу кышкы чорда беренче
урында торган иң мөһим мәсьәлә”, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Ул
кыш айларында юлларны кардан чистарту мәсьәләсен катгый контрольдә тоту бурычын
йөкләде.