(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). “Медиалогия”
мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары
җитәкчеләренең 2016 елның ноябрь ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән. Ай
нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта әйдәп бара.
Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ
анализы нәтиҗәләре буенча 4048,85 пунктны тәшкил иткән. Матбугатта Казанның Кремль яры буенда
куелган сәгатьнең 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр калган
вакытны исәпли башлавы, тантанада Казан Мэры Илсур Метшин катнашуы турында хәбәр
ителә. Шулай ук матбугат чараларында хоккейчы Алексей Морозов һәм җырчы Нюшаның
2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатында илче булулары турында языла.
Аларны “Казан Арена” стадионында тантаналы игълан итү чарасында шәһәр Мэры
Илсур Метшин да катнашкан. Моннан тыш, Илсур Метшин “Ростов” форварды Сердар
Азмун белән бәйле очрак турында яңа мәгълүматлар җиткергән.
Медиарейтингның икенче урынында Саратов башлыгы Валерий Сараев
(2926,80 пункт), өченчедә - Пермь җитәкчесе Дмитрий Самойлов (1895,76).
Билгеләп үтәбез, рейтинг ТВ, радио, газета, журнал,
мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 36100 чыганакны үз эченә
алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа
Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары
һәм башкала җитәкчеләре кергән. Казан Мэры берничә ай рәттән рейтингта лидерлык
итә.