(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Михаил Ченцов). Татарстан
башкаласында “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлекчәсенең XXVII
конференциясе үтте. Чарада яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә бүлекчә секретаре итеп
Казан Мэры Илсур Метшин сайланды. Утырыш Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш
университетында үтте, монда шәһәр башлыгы “BFFT.space” дигән архитектура-белем
бирү киңлеге белән танышты.
Конференциядә 265 делегатның 248-е катнашты. Утырышта шулай
ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе
җитәкчесе Юрий Камалтынов, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма
комитеты җитәкчесе Наталья Гречанникова һ.б. катнашты. Илсур Метшин үзенә
карата булган зур ышаныч өчен партиядәшләренә рәхмәтен җиткерде. “Татарстан
Республикасы башкаласында мондый абруйлы, шәһәрдәге иң зур партия оешмасы
җитәкчесе булу бик җаваплы эш. Сайлаучыларыбыз бездән кыю идеяләрне хәл итүебезне
көтә. Боларны сезнең белән бергә гамәлгә ашыру өчен мин көчемнән килгән кадәр
тырышачакмын”, - диде Казан Мэры.
Секретарь сайлау белән бергә утырышта тагын 6 мәсьәлә каралды.
Алар арасында – партиянең Казандагы бүлекчәсенең җирле контроль комиссиясе
хисабы, җирле сәяси совет һәм җирле контроль комиссиясе әгъзаларын сайлау, җирле
контроль комиссиясе турындагы нигезләмәне раслау, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан
төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясенә делегатлар сайлау.
Бүгенге конференциядә төп тема Илсур Метшинның чыгышы булды.
Шәһәр башлыгы партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советының бишьеллык эшчәнлегенә
нәтиҗәләр ясады.
И.Метшин билгеләп үткәнчә, бүлекчә өчен партия проектлары - төп
эш юнәлеше булып тора. Мондый программалар арасында иң уңышлысы “Бишьеллык сәламәтлек”.
“Казан халкының гомер озынлыгын өч елга арттырырга иде дигән максат куеп, без
үз сүзебезне үтәү белән бергә, планны арттырып башкара алдык. Казанда гомер
озынлыгы 73 яшькә җитте. 2006 ел белән чагыштырып караганда шәһәр халкының
гомере 8 елга озайды. Тормышның һәр минуты кадерле һәм без аны елларга озайта алдык”,
- дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә чын мәгънәсендә алга китеш
булган, дип саный Казан Мэры. “Бүген Казандагы сәламәтлек саклау өлкәсе Идел
буе төбәгендә генә түгел, ә Россиядә иң яхшыларыннан. Безнең зур медицина
үзәкләре яхшы итеп җиһазландырылган һәм халыкара стандартлар буенча эшлиләр.
Әлеге эшне дәвам итү – яңа хастаханәләр, сырхауханәләр төзергә, дәвалау эшендә
яңа технологияләрне кулланырга, табибларның профессиональ компетенцияләрен
арттырырга кирәк. Илебез Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында
да нәкъ менә әлеге теманы күтәреп чыкты”, -дип билгеләп үтте И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук партиядәшләренә бердәм россиялеләр
тәкъдиме белән Казанның тарихи өлешен төзекләндерү буенча гамәлгә ашырыла
торган “Тарихи хәтер” чарасы нәтиҗәсендә һәйкәлләрне юкка чыгаруны туктатып, шәһәрдәге
300 объектны саклап кала алуларын искә төшереп үтте. “Казан үзәгендәге хәрабәләр,
чүплекләр юкка чыкты, урамнарда түшәлгән матур ташлар, яңа музейлар барлыкка
килде. Бүген заманча Казанның тышкы күренеше дөньяның иң яхшы шәһәрләре
күренешеннән калышмый”, - дип билгеләп үтте Мэр.
“Яшел рекорд” проекты кысаларында Татарстан башкаласы
урамнарына һәм ишегалларына 140 меңнән артык агач утыртылган. Тулаем алганда,
соңгы ике елда Казанда гомуми мәйданы 227 га булган 30 яңа парк һәм сквер барлыкка
килгән. “Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме шәһәр үсешендәге
барлык юнәлешләр буенча әйтеп бетергесез зур рольне уйный”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, хәйриячелек өлкәсендә дә зур
уңышларга ирешелгән. Бүгенге көндә мондый чараларга меңнән артык Казан кешесе катнаша.
Чыгыш ахырында шәһәр башлыгы җирле бүлекчә хәл итәргә тиешле
бурычларга тукталды. “Без әле бик яшь партия. 15 ел – ул әле үсеп килү чоры
гына. Без - юлның башында. Авырлыклар һәм хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Ләкин
аңлау һәм ышаныч, өмет бар. Казанлыларның тормышын уңайлы, имин, бәхетле итү
өчен бергәләп эшләячәкбез”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.