(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Бүген Казан Мэры Илсур
Метшин Нагорный бистәсендә яңа Мәдәният йорты ачылышында катнашты. “Авыл
клублары” республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк Нагорный, Яңа
Сосновка, Карьер, Әки, Царицыно калкулыгы торак массивларында яшәүче 15 мең
кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Шәһәр башлыгы Мәдәният йортын карап чыкканнан соң шәһәр халкын
бистәнең социаль инфраструктурасында яңа мөһим объект ачылуы белән тәбрикләде. Илсур
Метшин объектны төзүгә мөмкинлек биргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка
рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мэр әлеге клубның Казанда президент программасы
буенча төзелгән алтынчы объект булуын искә төшереп үтте.
Шәһәр башлыгы шулай ук әле күптән түгел генә Нагорныйда балалар
бакчасы ачылуын, мәктәпне капиталь төзекләндерүләрен, универсаль спорт
мәйданчыгы төзүләрен әйтеп үтте. “Без бистәләрдәге тормышны башкаладагыча
итәргә тели идек. Һәм бу хыялыбыз да чынга аша бара”, - дип ассызыклады Мэр. Шәһәр
башлыгы Мәдәният йорты директоры Эдуард Акмаевка тавыш җайланмалары алу өчен сертификат
бүләк итте.
Э.Акмаев, үз чиратында, төзелеш эшләре алып барырга ярдәм
иткән И.Метшин һәм Р.Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. “Сезнең игътибарыгыз
аркасында бистә халкының концертларга йөрү, балаларның исә иҗатка өйрәнү
мөмкинлеге барлыкка килде. Безнең бинада халыкка күңелле һәм рәхәт булсын өчен барысын
да эшләячәкбез”, - дип билгеләп үтте Мәдәният йорты директоры.
“Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән
Мәдәният йорты инде беренче тамашачыларны каршы ала. Үзәктәге залларның
берсендә маскалар ясау буенча балалар өчен мастер-класс оештырылды. Күрше
бүлмәдә “Сәйдәш” мәдәният үзәге ветераннарының “Волжанка” халык хоры җитәкчесе
Эльвира Крупина өлкән буын вәкилләре өчен “Тормыш яратучы” шәһәр проекты
кысаларында бистә халкына мастер-класс үткәрде. Пенсионерлар биредә яңа мәдәни
мәйданчык барлыкка килгән өчен шәһәр башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм
хор оештырырга теләкләре барлыгын әйтеп үттеләр.
Яңа ачылган Мәдәният йортында вокал, хореография, брейкдэнс,
театр юнәлешләрен үстерергә ниятлиләр. Шулай ук каратэ, инглиз теле, шахмат
буенча түгәрәкләр һәм секцияләр ачылачак. Бирегә 150-дән артык бала йөриячәк.
200 урынга исәпләнгән актлар залы һәм китапханә белән бергә,
үзәктә хокук тәртибен саклау буенча терәк пункт та бар. Россия Федерациясе Эчке
эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Алексей Соколов пунктта
2 вәкаләтле участок полициясе эшләячәген һәм аларның 12500 халыкка хезмәт
күрсәтәчәкләрен әйтеп үтте. “Әлеге күпфункцияле үзәк мәдәният, китапханә,
балалар өчен иҗат түгәрәкләре белән бергә полиция терәк пунктын бергә
берләштерә, бу бик мөһим күренеш. Җәмәгать тәртибен саклау бик әһәмиятле эш ул”,
- дип билгеләп үтте И.Метшин.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте
мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һ.б.
катнашты.