(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген
башкала Ратушасында Казан Мэриясе һәм “Автоваз” компаниясе арасында
хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Документка имзаларны Казан Мэры Илсур
Метшин һәм “АвтоВАЗ” ачык акционерлык җәмгыятенең сату һәм маркетинг буенча
башкарма вице-президенты Ян Птачек куйды.
Төзелгән килешү нигезендә компания Татарстан башкаласына бер
елга бушлай файдалану өчен дүрт “Lada Vesta” һәм теләсә нинди юлларда йөри ала
торган куәтле “Lada 4x4
Urban” автомобилен тапшырды. Аларны шәһәрдәге белем бирү учреждениеләренә
бирәчәкләр. “АвтоВАЗ” автомобильләрнең техник торышын күзәтеп торуны үз өстенә
ала.
Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәрнең моңа кадәр дә “АвтоВАЗ”
компаниясе белән партнерлык элемтәләре булган. Әлеге төзелгән килешү исә бу
элемтәне тагын да ныгытачак. Шәһәр башлыгы Казан Мэриясенең әлеге компания
белән башкалада үткән зур
чаралар вакытында да хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе барлыгын искә төшереп үтте.
Мәсәлән, узган ел спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында “АвтоВАЗ”
спортчыларны, оештыручыларны һәм судьяларны йөртү өчен 193 “Lada” автомобиле
биргән.
Килешүгә имза куйганнан соң Казан Мэры “Lada Vesta”
автомобилендә йөреп карады. “Минем беренче машинам “АвтоВАЗ” белән бәйле, ләкин
ул вакытлардагы техника белән хәзергесен чагыштырып булмый, компания шактый
алга китте”, - дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы. “Бу инде барлык
уңайлыклары булган заманча автомобиль. Казан Мэриясенә хезмәт итәргә лаек
машина”.