(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Антон Ноздрин). Казан
Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында шәһәр халкын кабул итте. Казанлылар
Татарстан башкаласы җитәкчесенә бистәләрдә урамнарны яктырту, күпфатирлы йортларга
видеокүзәтү системасын урнаштыру һәм юлларның торышы мәсьәләләренә кагылышлы
сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Северный бистәсендә яшәүче Рөстәм Әхмәтҗанов Моисеев
урамында яктырту җайланмалары булмаудан зарланды. Урамда баганалар бар, ләкин
аларга яктырткыч җайланмалар куелмаган. “Көзен, болытлы көннәрдә бөтенләй
йөрерлек түгел”, - диде казанлы. Илсур Метшин аны 2017 елда тышкы яктырту
җайланмалары куелачак урамнар исемлеге белән таныштырды. Әлеге исемлеккә Моисеев
урамы да кертелгән.
Серов урамында урнашкан 6-нчы йортның 2-нче номерлы
корпусында видеокүзәтү системасы буенча хезмәт ничек күрсәтеләчәк дигән сорау
белән Мэрга йорт буенча җаваплы Людмила Козлова мөрәҗәгать итте. “Бу йортта яшәүчеләр
камера урнаштырылган очракта әлеге хәл хисап-фактурада чагылачакмы, фатир өчен
түләү кәгазендә тагын бер өстәмә юл барлыкка килмәсме дип борчылалар”, - дип кызыксынды
ул Мэрдан.
Шәһәр башлыгы аңа бу елда күпфатирлы йортларның ишегалларына
видеокүзәтү камералары урнаштырыла башлавы турында сөйләде. Әлеге эшчәнлекне
халык өчен өстәмә чыгымнарсыз гына компания-инвесторлар гамәлгә ашыра. Һәр
йортка өч камера куела, алар ярдәмендә ишегалдына керү очракларын, балалар
мәйданчыгындагы хәлләрне һәм каты көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән
мәйданчыкны күзәтеп була. Шәһәр халкының өстәмә камералар урнаштыру теләге
булган очракта, өстәмә түләүләр каралган. Өстәмә камералар урнаштыру турындагы
карар әлеге йортта яшәүче халык җыенында кабул ителә. Илсур Метшин йорт буенча
җаваплы Людмила Козловага бу мәгълүматны күршеләргә җиткерүен үтенде.
Шәһәр һәм бистә юлларын төзекләндерү – башкала халкы Казан
Мэры янына килгәч бирә торган төп сорауларның берсе. Адмирал бистәсендә яшәүче
Гөлүсә Әмирова: “Безнең халыкны Кызыл Армия урамы буенча Клара Цеткин урамыннан
алып Поселок урамына кадәрге юлларны капиталь төзекләндерү мәсьәләсе борчый”, -
дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшинга. Ул әлеге урамда социаль әһәмияткә ия
объектлар – мәчет, Балыкчы бакчасы, гимназия, шугалак урнашканын әйтеп үтте. “Юл
бик начар. Яз һәм көз айларында йөрерлек түгел”, - диде Г.Әмирова. Шәһәр
башлыгы әлеге урамның төзекләндерү таләп ителә торган урамнар исемлегенә
кертелүен һәм Татарстан бюджетыннан финанс чаралары күчкән очракта, биредә 2017
елның җәендә эш башланырга тиешлеген әйтеп үтте.
Шәһәр халкын тыңлап бетергәннән соң, Илсур Метшин гражданнарның
мөрәҗәгатьләре шәһәр хакимияте өчен эшкә ориентир булып тора, диде.