(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алсу Сафина). Казанда шәһәр
төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын расладылар. Әлеге карар Казан
шәһәр Думасының XII сессиясендә депутатлар тарафыннан кабул ителде һәм 2017
елның 1-нче июленнән гамәлгә керә.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр төзелешенә
кагылышлы әлеге документта социаль, инженер һәм транспорт инфраструктурасын, табигый-рекреация
комплексын үстерү, шәһәр шартларында кече катлы төзелешне үстерүгә таләпләр, аз
хәрәкәтләнә торган кешеләргә каршылыксыз мохит булдыру кебек шәһәр тормышындагы
барлык тармаклар бергә үрелеп бара. Мэр башка бер генә шәһәрдә дә мондый документ
юк диде.
“Бу чыннан да уникаль документ. Ул шәһәребездә шәһәр
төзелешен үстерү нормаларын һәм кагыйдәләрен билгели, - диде И.Метшин. – Иң мөһиме
шул, җирле нормативлар социаль-юнәлеш характерына ия, документтагы барлык
күрсәткечләр дә нәкъ менә безнең шәһәребез өчен исәпләнгән”. Документ Казан
башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенә генә кагылып калмыйча, Татарстандагы
министрлыклар һәм башка оешмалар эшчәнлегенә дә кагыла.
“Бу беренче чиратта шәһәр халкы өчен уңайлы шәһәр мохите
булдыру буенча Казан территориясендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыра
торган төп документ, - дип ассызыклады Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе башлыгы В.Фомин. – Аның нигезендә Генераль план проекты, Җир
биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре эшләнелә, ул шулай ук проектлаштыру
эшендә дә кулланыла”.
Идарә җитәкчесе сүзләренчә, хакимият органнары өчен җирле нормативлар
эшләнелә торган төзелеш-проект документациясен контрольдә тоту өчен кирәк, шәһәр
халкы һәм иҗтимагый оешмаларга исә алар ачык тыңлаулар үткән вакытта проектны
бәяләү мөмкинлеге бирә.
В.Фомин документта РФ Шәһәр төзелеше кодексында каралмаган
өстәмә бүлек булуын әйтеп үтте. Ул табигый-рекреация комплексы, шәхси торак
төзелешне булдыруга таләпләр, аз хәрәкәтләнә торган кешеләргә каршылыксыз мохит
һәм бакчачылык ширкәтләрен булдыру турында.
Илсур Метшин җирле нормативларның проектын эшләүдә катнашкан
барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул депутатларның документ апробация
үтәргә һәм Казанның Генераль планы, Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләре белән бәйләнештә булырга тиеш дигән фикерләре белән килеште. “Башкарма
комитетка эшне дәвам итү бурычын йөклим һәм башкалабызда киләчәктә алып
барылачак төзелеш вакытында килеп чыгарга мөмкин каршылыкларны исәпкә алырга
кирәк. Без шулай ук Стратегия-2030-да билгеләнгән үсеш юнәлешләрен дә исәпкә
алырга тиешбез”, - диде Мэр.