(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген Ратушада
үткән шәһәр Думасы утырышында депутатлар Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади
үсеш стратегиясен расладылар. Тотрыклы икътисади үсеш һәм уңайлы, заманча шәһәр
мохитен булдыруны күздә тоткан документны депутатларга Казан Мэры Илсур Метшин
тәкъдим итте.
Шәһәр башлыгы 2003 елда Казанда 2015 елга кадәр стратегик
планлаштыру буенча беренче документ кабул ителгәнлеген искә төшереп үтте. Әлеге
программаның уңышлы гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә Казанда сизелерлек үзгәрешләр
булган. “Белгәнегезчә, алга куелган бурычлар үтәлде, кайбер индикаторлар буенча
эш артыгы белән башкарылды, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Бүген Казан Россия
шәһәрләре арасында халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча төзелгән рейтингларда
лидерлар рәтендә. Ләкин стратегия-2015-нең төп казанышы – ул Казан халкының уй-фикере,
аңы үзгәрү. Бүген башкала халкы шәһәр киңлекләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән
шәһәр проектларында теләп катнаша”.
Илсур Метшин яңа стратегияне ел дәвамында эшләүләре турында
сөйләде. Әлеге юнәлештә фикер алышуга меңләп тирәсе кеше җәлеп ителгән – стратегик
советларга, әңгәмә мәйданчыкларына эшмәкәрләр, галимнәр, төрле тармаклардагы экспертлар
җәлеп ителгән. Шәһәрнең рәсми порталында үткәрелгән интернет буенча
сораштыруларда 845 шәһәр кешесе үзләренең тәкъдимнәрен җиткергәннәр. Документны
эшләүдә депутатлык корпусы вәкилләре зур роль уйнаган. Шәһәр башлыгы әйтеп
үткәнчә, мәйданчыкларда әйтелгән һәм шәһәр халкы тарафыннан җиткерелгән күп
тәкъдимнәр документта күрсәтелгән максат һәм бурычларда чагылыш таба.
2030 елга кадәр эшләнгән шәһәрнең социаль-икътисади үсеш стратегиясе
бер ел элек кабул ителгән республика документы белән тәңгәл килә, дип ассызыклады
Илсур Метшин. “Казанның төп стратегик максаты республика стратегиясе белән бер эзлеклелектә.
Башкала фәнни-белем бирү, инновацияләр һәм финанс эшчәнлеге буенча Россиядә әйдәүче
үзәк булырга омтыла, республикада смарт-икътисад буенча хәрәкәт драйверы”, -
диде Илсур Метшин.
“30 елга кадәр без Казанны түбәндәгечә сурәтли алабыз:
тотрыклы икътисади үсештә булган шәһәр һәм бик күп мөмкинлекләр җирлеге, Идел-Кама
үсеше полюсы лидеры, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. - Казан – сәламәтлек территориясе,
актив, җаваплы, креатив шәһәр халкы өчен уңайлы шәһәр, ачык хакимият һәм имин
шәһәр мохите. Гел кире әйләнеп кайтасы килгән һәм төрле буын кешеләре өчен һәр
көне кызык булган шәһәр”.
Мэр сүзләренчә, Казанның социаль-икътисади үсеше өчен төп
юнәлешләр өч критерийдан чыгып сайланган: шәһәр халкы кыйммәтләре, Татарстанның
үсеш юнәлешләре һәм алдынгы дөнья тәҗрибәсе, урбанистик кыйммәтләр. Документта
көндәшлеккә сәләтле 7 юнәлеш буенча 18 максат билгеләнгән. Аларга ирешү өчен 42
бурыч куелган. Аларның һәрберсе буенча кыска һәм озак вакытка каралган эш-гамәлләр
билгеләнгән. Иң мөһимнәре буенча аларның үтәлешләрен контрольдә тоту максатыннан
индикаторлар куелган.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа стратегияне эшләү
барышында шәһәрнең барлык социаль-икътисади үсеш аспектлары “Кешелек капиталы”,
“Икътисад һәм идарә”, “Киңлек, инфраструктура һәм экология” дигән өч юнәлеш
буенча каралган.
Мэр сүзләренчә, “Казан-2030 – сәламәтлек территориясе” проекты
– иң төп юнәлешләрнең берсе һәм ул алга таба спорт инфраструктурасы үсешен
тәэмин итүне, сәламәтлек саклау, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә хезмәт
күрсәтүнең сыйфатын камилләштерүне, иҗтимагый киңлекләр, шул исәптән ял һәм
физик активлык зоналары, аз хәрәкәт итә торган кешеләр өчен махсус мәйданчыклар
оештыруны күздә тота. “Проектның максаты – яшәү дәрәҗәсе буенча алдынгы
стандартлар һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы критерийлары нигезендә, 2030
елга Казан “сәламәтлек территориясе” булырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.