И.Халиков һәм И.Метшин дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен тапшырдылар
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Антон Ноздрин). Бүген башкала
ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә Татарстан Республикасы
Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин дәүләт һәм шәһәр
бүләкләрен тапшырдылар.
Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреевага Татарстан Республикасы
Президентының Рәхмәте белдерелде. Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү
тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен Башкарма комитетның Административ
комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Гөлшат Гыйсмәтуллинага “Татарстан
Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы
исем бирелде. Республиканың төзелеш тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүе һәм
күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәр Думасы депутаты, “Казан шәһәре Торак
инвестиция компаниясе” компанияләр төркеме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
директоры Эмиль Хөснетдиновка “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”
дигән мактаулы исем бирелде һәм Казан Мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Намуслы хезмәте һәм Казанның массакүләм мәгълүмат чаралары
үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен “Парадигма” нәшрият йорты” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте директоры Светлана Галләмова “Казан шәһәре файдасына
башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. “Казан
шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү
билгесе белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе
баш табибы Рөстәм Гайфуллин һәм Казан Башкарма комитетының Мәгълүмати
технологияләр һәм элемтә идарәсе хисапчысы Фәридә Матусевич бүләкләнде.
Намуслы хезмәте һәм Казанның массакүләм мәгълүмат чаралары
үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен Казан шәһәр Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек
белән элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Сергей Лобовка
Казан шәһәренең Мактау грамотасы тапшырылды.
32-нче номерлы мәктәптә янгын вакытында кешеләрне коткаруда
күрсәткән батырлыгы һәм актив эшчәнлеге өчен тарих укытучысы Динар Сәлаховка
Казан Мэрының Рәхмәте белдерелде.