(Казан шәһәре KZN.RU,
14-нче декабрь, Алсу Сафина). Сергей Лобов Казан шәһәр Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек
белән элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе вазифасыннан
китте. Бу турыда бүген Казан шәһәр Думасы сессиясендә хәбәр иттеләр. Татарстан
башкаласы Мэры Илсур Метшин аңа Казан шәһәренең Мактау грамотасын тапшырды һәм
яңа эш урынында уңышлар теләде.
“Сергей Юрьевичны моңа кадәр үзе эшләп килгән өлкәгә – телевидениегә
чакырдылар. Әлеге мөһим һәм җаваплы эшне аңа республика җитәкчелеге ышанып
тапшыра”, - диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы Сергей Лобов белән бергә озак
еллар эшләвен ассызыклап үтте, Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү чоры бигрәк
тә хәтергә сеңеп калган, диде ул.
Сергей Лобов җавап сүзендә Казан Мэриясе матбугат хезмәтендә
җитәкчелек итүенә бүген нәкъ менә 8 ел булуын искәртеп үтте. “Әлеге вакыт
аралыгында катлаулы очраклар да булды, ләкин бу бик күңелле чаклар иде”, - диде
С.Лобов. “Минем өчен иң мөһиме – Мэр һәрвакыт уртаклаша торган, бәһасе булмаган
тәҗрибә, - дип өстәде ул. – Шушы еллар дәвамында ул минем иң яхшы укытучым
булды”.
Сергей Лобов “Татарстан-24” телекомпаниясенең генераль директоры вазифасын
башкарачак. Ул үзенә карата булган ышаныч өчен Татарстан Президенты һәм
Хөкүмәтенә рәхмәтен ирештерде. “Сезнең ышанычыгызны аклау өчен барысын да эшләячәкмен”,
- диде ул.