(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Бүген Татарстан
Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең ТРда юл
хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның
авыр нәтиҗәләрен булдырмый калу мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.
Утырышны барлык муниципаль районнар белән
видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар
Халиков алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр
урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе
Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан
Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр
министры Артем Хохорин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы берничә ел эчендә республикада
беренче мәртәбә юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә. 17 муниципаль
берәмлектә һәлак булучылар саны артты, кайберләрендә ике тапкырга артыкрак,
диде ул.
Министр фикеренчә, пассажирларны йөртүнең заказлы төрләренә
игътибарны арттыру кирәк. Республикада һәр дүртенче автобус заказ схемасы
буенча эшли.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, юл
хәрәкәте кагыйдәләрен бозганнарны тикшерүгә гади гражданнарны активрак җәлеп
итәргә кирәк. 2016 елда “Халык инспекторы” кушымтасы аша 86 мең хокук бозу очрагы
теркәлгән. Рөстәм Миңнеханов бу системадан актив файдаланучыларны кызыксындыру
чарасын әзерләргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе
Хөкүмәтендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыеналар, аның буенча
транспорт чараларында хәвефле йөрүчеләргә 5 мең сум штраф салыначак. Рөстәм
Миңнеханов фикеренчә, бу җитәрлек дәрәҗәдә каты җәза. Ул мисал итеп Европа
илләрен, АКШны һәм Японияне китерде, аларда мондый хокук бозулар өчен зуррак штрафлар
каралган, ә кайбер очракларда ирекләреннән дә мәхрүм итәләр. Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына хәвефле йөргән өчен җәзаны
катгыйлаштыру инициативасы белән чыгарга өндәде. “Транспортны агрессив
йөртүчеләргә каршы көрәшнең башка алымы юк бездә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук пассажирларны легаль булмаган
йөртүчеләргә каршы да катгый көрәшергә тәкъдим итте. “Аларны ачыклау авыр
түгел: алар иң табышлы маршрутларда йөриләр. Теркәгез һәм җәзасын да бирегез”,
- диде Татарстан Президенты.