(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Башкала ратушасында
өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XII сессиясе үтәчәк.
Депутатлар түбәндәге 14 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеш стратегиясе
турында;
Салымнар турында;
Казан муниципаль берәмлеге бюджетына физик затларның
керемнәреннән алынган салымнардан бүлеп бирелгән өстәмә нормативлар турында;
2017 елга һәм планлы чор 2018-2019 елларга Казан муниципаль
берәмлеге бюджеты турында;
Казан территориясендә җәмәгать тәртибе торышы турында;
Казанның шәһәр округында шәһәр төзелешен проектлаштыруның
җирле нормативлары турында;
2017-2019 елларга Казан шәһәре муниципаль милеген хосусыйлаштыруның
прогноз планы (программасы) турында;
Казан шәһәр Думасының “2016 елга Казан муниципаль берәмлеге
бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казанның территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү
турында;
Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
2017 елга Казан шәһәр Думасының эш планы турында;
Округларда сайлаучылар алдындагы хисаплар турында;
Төрлесе.