(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Бүген Франция
башкаласында Илсур Метшин һәм Анн Идальго Казан белән Париж арасында туризм өлкәсендә
хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә имза куйдылар. Чарада шулай ук Россия Федерациясенең
Франциядә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Орлов, Парижның вице-мэры
Патрик Клугман һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова
катнашты.
Шәһәрләр арасындагы килешү ул озак вакытка каралган икеьяклы
элемтә һәм оештыру, мәгълүмати, икътисади, хокукый яктан тиешле шартлар булдыруны
күздә тота.
Дустанә мөнәсәбәттә үткән очрашу барышында яклар мәдәни чаралар
турындагы әңгәмә кысаларында берничә проект турында фикер алыштылар. Мисалга,
Казанда Париждан китертелгән картиналар күргәзмәсен оештырырга телиләр. Казан
исә 2017 елның җәендә Франция башкаласында татар халкының милли бәйрәме
Сабантуйны үткәрәчәк. Әлеге вакыйга парижлыларны татар халкының милли
гореф-гадәтләре, милли ризыклары белән таныштырачак.
Шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлек мәдәният һәм туризм өлкәсе
белән генә чикләнеп калмаячак, спорт тармагында да уртак эшләр алып бару күздә
тотыла. Анн Идальго спортның су төрләрен бик яратып карый икән. Ул 2015 елда
Казанда үткән спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын бик рәхәтләнеп
күзәтеп барган. Аның сүзләренчә, трансляцияләр барышында ул шәһәрнең гаҗәеп
матур булуына һәм әзерлек дәрәҗәсенә игътибар иткән.
Илсур Метшин Анн Идальгоны Казанга кунакка чакырган. “Париж
– ул шундый шәһәр, бирегә кайчан гына килсәң дә җанга рәхәт. Безнең шәһәребезгә
килеп киткәннән соң, Сез дә шәһәребезне бәяләрсез һәм күңелегездә уңай
тәэсирләр калыр дип өметләнәм”, - диде үзенең хезмәттәшенә Мэр. Анн Идальго 2017
елда Казанга килергә нияте барлыгын һәм халыкара спорт проектларын үткәрү
тәҗрибәсе белән танышу, спорт объектларын нәтиҗәле куллану теләге барлыгын
җиткерде.
Илсур Метшин әлеге чараларның Казан һәм Париж арасында
дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итәчәгенә өмет белдерде. Рудольф Нуриев, Федор
Шаляпин, Василий Аксенов исемнәре парижлыларга яхшы таныш. Татарстан башкаласына
килеп алар әлеге шәхесләр белән тагын да якынрак таныша алалар, бу менә дигән
сәяхәт итү мөмкинлеге, диде Мэр.
Дөнья туризмында данлыклы Парижга елына 9,5 млн артык
сәяхәтче килә. Биредә туристлар белән алып барыла торган эш югары дәрәҗәдә
оештырылган. Бу өлкәдә иң зур рольне Парижның Туризм һәм конгресслар офисы (Convention
and Visitors Bureau) уйный. Франция башкаласы туризмны үстерү өлкәсендә партнерларны
бик җентекләп сайлый. Ул эре уенчылар белән эш йөртүне кулай күрә. Казан шулай
ук әлеге тармакны үстерү юлында булганга, “иң яхшы үрнәкләр белән генә эш
йөртергә тырыша”. 2016 елның 11 аенда Казанга дөньяның төрле почмакларыннан 2
миллион 400 меңнән артык кунак килеп киткән. Шәһәр җитәкчелеге туристлар агымын
елына 5 миллионга җиткерү бурычын куя.