(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Бүген Хөкүмәт
йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Адмирал бистәсенең мастер-планын
тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“SPEECH” архитектура бюросы җитәкчесе һәм архитекторы Сергей
Чобан Адмирал бистәсе территориясендә уникаль локация булдыру максатында башкарылган
эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Киләчәктә биредә дөнья буенча алып барыла торган
төзелеш эшләрендә кулланылучы заманча тенденцияләрне күреп булачак.
Проект буенча монда Казансу һәм Идел елгалары ярлары буйлап
бердәм җәяүлеләр юлы, парклар, скверлар, торак зоналар, шулай ук мәдәни объектлар,
шул исәптән “Адмирал верфе” музей комплексы, интерактив юнәлештә эшләячәк XXI гасыр
су музее, концерт залы, матбугат үзәге һәм башкалар булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Бу юнәлештә эшләр алып барылганда “Сантехприбор” һәм Казан
вертолет заводы территорияләрен дә җәлеп итәргә уйлыйлар. Проект буенча Алафузов
фабрикасы бинасы сүтелергә тиеш түгел, ул катнаш кластер булдыру максатларында кулланылачак.
Рекреация-туристлык зонасының барлыкка килүе – Адмирал бистәсен торгызудагы төп
идеяләрнең берсе.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән мастер-планны уңай бәяләде.
Аның сүзләренчә, әлеге документ бу эштә төп нигез булырга тиеш. Алдагы мөһим
бурыч – әлеге концепциядән чыгып эш итәргә. Болай эшләгәндә планда билгеләнгән
стиль сакланачак. “Бу бик кызыклы хезмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без алга
таба эшне әлеге планга нигезләнеп дәвам итәргә тиешбез”.
Рөстәм Миңнеханов “Адмирал верфе” музее проектын шулай ук
югары бәяләде. Әлеге документ Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты
материаллары нигезендә Сергей Чобанның архитектура бюросы тарафыннан эшләнгән. Татарстан
Республикасы Президенты уртак көчләр белән проектлаштыру эшен башлап җибәрү бурычын
йөкләде.