Казанда тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы үтте
Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге
мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде. Казан Мэры Илсур
Метшин катнашкан әлеге чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үтте.
Утырыш башлануга Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләре алып барылганда
Казанның тарихи үзәген зур үзгәрешләрсез саклап калу, меңьеллык башкаланың тышкы
күренешенә сакчыл мөнәсәбәттә булу кирәклегенә басым ясады.
Хәзерге вакытта тарихи җирлектәге кайбер объектларны
төзекләндерү таләп ителә. Казанның үзәк өлешендә урнашкан мондый объектлар
белән ведомствоара комиссия әгъзаларын башкаланың баш архитекторы Татьяна
Прокофьева таныштырды. Ул беренче итеп Г.Тукай урамында урнашкан кеше яшәми
торган өч катлы бина турында сөйләде. Төзүче аны бинаның биеклеген үзгәртмичә генә
кунакханә итеп төзекләндерә. Өченче каты антресоль булачак. Комиссия әгъзалары
проектны хупладылар.
Алдагы проект шулай ук уңышлы эшләрдән дип табылды. Бу Татарстан
Республикасы прокуратурасы бинасына терәп салынган янкорма (Кремль урамы, 14).
Аның Кремль-Астрономия урамнары ягына карап торган күренешен тәкъдим иттеләр.