(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Алсу Сафина). Бүген
эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин район администрацияләре
башлыкларына чыршыларны законсыз төстә сатуны булдырмаска дигән бурыч йөкләде. “Без
Яңа ел бәйрәме үткәрелә торган урыннарда чын чыршылар утырту гадәтен булдырдык.
Кайбер чыршыларга инде 5 ел булып китте, - диде И.Метшин. – Минем фикерем, бу
бик гуманлы һәм дөрес гамәл. Ике атна барачак бәйрәм өчен агач кисәргә кирәкми”.
Илсур Метшин фикеренчә, Яңа ел бәйрәмен каршылау урыннары
булган мәктәпләрдә, ишегалларында чын чыршылар утыртырга кирәк. “Бу иртәгеге
көн өчен: әгәр дә чын чыршы икән, димәк, утыртылган. Җәй көне ул үсәчәк, кыш
көне бизәп булачак”, - дип өстәде Мэр. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген
исә Казан халкының күбесе ясалма чыршы бизиләр. Аны озак еллар дәвамында
кулланырга була.
Яңа ел алдыннан чын чыршы бизәргә теләгән кеше исә, аны законлы
рәвештә сатып алырга тиеш, дип саный
шәһәр башлыгы. Бу уңайдан шәһәрдә чыршыларны сату урыннары буенча ике аукцион
үткәрелгән. “Чыршылар теләсә ничек киселергә һәм законсыз урыннарда сатылырга
тиеш түгел”,- дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин район администрацияләре
башлыкларына.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Зәйнетдинов сөйләгәнчә,
бу ел Казанның Совет районыннан кала барлык районнарында чыршылар сату буенча
каралган аукционга 21 мәйданчык әзерләнгән булган. Һәрберсенең мәйданы 20 кв.
метрны тәшкил итә. Аукционда катнашуның башлангыч бәясе – 6 мең сумнан артып
китә. 13 лотка гаризалар килгән. Гомуми бәясе 249 мең сумга аренда килешүләре
төзелгән.
Совет районында яшәүчеләр чын чыршыларны “Мегастрой”, “Алтын-Т”
һәм “ОБИ” сәүдә үзәкләре янындагы мәйданчыкларда, Агросәнәгать паркында, шулай
ук “Даурия”, “Родина”, “Дәрви” базарларында сатып ала алалар.