(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Михаил Ченцов). 2016
елның 11 аенда Казанга 2 миллион 400 мең тирәсе турист килеп киткән. Бу исә Яңа
ел каникулларында ял итү өчен сайлап алынган Россия шәһәрләре арасында Казанга
беренче өчлеккә чыгарга ярдәм иткән. Әлеге хәбәрне бүген үткән эшлекле дүшәмбе
утырышында Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Дарья Санникова җиткерде.
Комитет җитәкчесе сүзләренчә, Татарстан башкаласына иң еш
килә торган кунаклар - Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм якын-тирәдә
урнашкан шәһәрләр булган Йошкар-Ола, Ульяновск һәм Самара халкы. Ял итү өчен
туристлар номерларны якынча 3,5 көнгә сайлыйлар һәм тәүлегенә уртача 3100 сум
түлиләр.
Казанда Яңа ел чараларына әзерлек кысаларында алда торган бәйрәмнәрдә
һәм гомумән 2017 елда үтәчәк кызыклы вакыйгалар турында махсус календарь эшләнгән.
“Ул инде барлык туристлык операторларына һәм шәһәрдәге кунакханәләргә
таратылды. Аның белән теләге булган һәр кеше шулай ук gokazan.ru порталында таныша
ала”, - диде Д.Санникова.
Инде күпчелек туристлык объектлары эшли башлаган. “Казан
Арена” стадионы территориясендәге “Юркин парк. Бозлык чоры” мәйданында ял
итәргә була.
“Дөнья тирәли сәяхәт” күзәтү тәгәрмәче туристлар өчен
көтелмәгән бүләк булачак. Кабинкаларның һәм аттракциондагы һаваның җылытылуы нәтиҗәсендә
ул ел дәвамында эшләячәк. Әлеге объект ачылганнан соң биредә Ял итү өчен инде
30 меңнән артык кеше булып киткән.
И.Метшин башкарылган эш һәм туристлык бизнесындагы вәкилләр
белән алып барылган хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул алар тәкъдим
итә торган хезмәтләрнең сыйфаты арта баруын билгеләп үтте.
“Безгә эшне дәвам итү кирәк. Кунакларны һәрвакыт беренче
тапкыр күргән кебек каршыларга тиешбез, - диде шәһәр башлыгы. – Узган ел булган
вакыйгалар инде үткәндә калды. Безне алда яңа туристлар һәм яңа тәэсирләр көтә.
Барысы да тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен бик зур эш башкарылуы кирәк”, - дип нәтиҗә
ясады шәһәр башлыгы.