(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Бүген эшлекле дүшәмбе
утырышында Казан Мэры Илсур Метшин 2017 елда кулланучылар базары өлкәсендә
законсыз сату урыны булган корылмаларны сүтү эшен дәвам итәргә чакырды. Шәһәр
башлыгы эшмәкәрлекне алып бару шартларының үтә күренмәле һәм барлык икътисад
субъектлары өчен бертигез булырга тиешлеген билгеләп үтте. Шәһәрдә туристларны
һәм инвестицияләрне җәлеп итү дә шуларга бәйле.
2016 елда кулланучылар базары өлкәсендә законсыз сату урыны
булган корылмаларны сүтү программасы нәтиҗәләре белән Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов таныштырды.
Аның сүзләренчә, бу елда Казанда эшмәкәрлек тармагында
законсыз эшчәнлек алып баруны юкка чыгару буенча бик зур эш башкарылган.
Узган яз айларында кулланучылар базарындагы барлык объектларга
тулы инвентаризация ясалган. Суд тарафыннан законсыз эшли торган корылмалар
исемлеге төзелгән. Ел нәтиҗәләре буенча, барлык шәһәр структураларының һәм федераль
органнардагы ведомстволарның уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә приставлар 102 җитештерү
корылмасын яба алганнар.
“Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочидан кала Идел буе
төбәкләрендәге барлык шәһәрләрдә дә диярлек законсыз сату эше - муниципалитет
дәрәҗәсендәге баш авыртуы ул. Казанда әлеге зур катлаулы эш тәнкыйтьтән
башланып китте. Башкарма комитет әлеге эшкә тотынгач күп эшмәкәрләр каршы
торырга теләде, телевидение чакырттылар, гәзитләргә яздылар. Шәһәр хакимияте
бизнеска зыян сала дип кычкырдылар. Чынлыкта исә алар үзләре шәһәргә зыян китерә,
законсыз рәвештә электр энергиясен, суны сарыф итәләр, шәһәр халкының
тынычлыгын бозып, теләсә кайда алкоголь саталар”, - диде шәһәр башлыгы.
Хәзер исә, Мэр фикеренчә, Казанда әлеге хәл республика һәм
федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелгәнгә күрә җайга салынган. “Бүген исә эш тыныч
кына законнар нигезендә алып барыла. Һәм ул системалы рәвештә дәвам итәчәк”, -
диде шәһәр башлыгы.