(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Алсу Сафина). Гүзәл Габбасова
Санкт-Петербург шәһәренә күчеп китүе сәбәпле, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
җитәкчесе вазифасыннан китте. Бу турыда бүген аппарат киңәшмәсендә билгеле
булды. Казан Мэры Илсур Метшин Гүзәл Габбасовага Рәхмәт хаты тапшырды.
“Командадагы вәкилләр белән аерылышу һәрчак моңсу. Мин без
аерылышабыз дип уйламыйм, әлегә бары “Очрашуларга кадәр” дип кенә әйтәм”, -
диде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул Гүзәл Габбасовага уртак эш өчен рәхмәт
сүзләрен җиткерде. “Казан 2013”
Башкарма дирекциясе составында бик яхшы эшләдегез, - дип билгеләп үтте шәһәр
башлыгы. – Яңа Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә бик кызыклы, яхшы,
мәгънәле эшләр эшләнде”. “Иң беренче, уңышлар телим. Без Санкт-Петербургка бу
дәрәҗәдә әзер кадрлар китүенә бик шат”, - дип өстәде Илсур Метшин.
“Үземнең бу вазифага билгеләнгән көнемне әлегә кадәр
хәтерлим. Бик дулкынландыргыч мизгелләр иде бу. Ул вакыттан соң инде ике ел
үтеп киткән”, - диде элеккеге идарә башлыгы. Ул, күрсәткән ярдәме өчен Илсур
Метшинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Командада эшләгән чорда мин профессиональ
яктан нык үстем, рухым ныгыды, үз-үземә ышанычым артты. Бу, мөгаен, минем өчен
иң яхшы мәктәп булгандыр”, - дип ассызыклады Гүзәл Габбасова. Исегезгә
төшерәбез, ул Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе вазифасына 2015
елның гыйнвар аенда билгеләнгән иде.